Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авылы мәчетендә Өлкәннәр көне үткәрелде

Районыбызда Халыкара өлкәннәр декадасы дәвам итә.

Шул уңайдан Олы Урсак авылы мәчетендә җирлеккә караган Олы Урсак, Кече Урсак, Чүкри -Алан авыллары өлкәннәре катнашында мул итеп әзерләнгән өстәлләр артында мәҗлес үтте.

Анда шулай ук, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам- мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Казанның Ислам динен кабул ителүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе ректоры Иляс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, VI чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов, Апас, Арча районыннарыннан хәзрәтләр катнашты.

Очрашуны авыл имамы Илфар Сафиуллин алып барды, кунаклар белән таныштырды, вәгазьләр сөйләде. Анда Альберт Рәхмәтуллин, Дамир Гыйниятуллин, Иляс Җиһаншин һәм башкалар чыгыш ясады, Коръән укыдылар, өлкәннәрне бәйрәм, укытучылар көне белән котладылар. Альберт Илгизәрович ерак юлны якын итеп килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев