Олы Урсак авылында Урам бәйрәме узды
Олы Урсак авылында гомер кичергән Зәкия апа һәм Таһирҗан абый Каюмовларның капка төбендә урам көне булып узды. Бик матур гаилә иде бу. Икесе бергә пар канатлар кебек 62 ел гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстереп, берсе артыннан икенчесе бакыйллыкка күчтеләр. Һәр җәй саен шушы нигезгә, авыл һавасын, чишмә суларын сагынып, балалары, оныклары кайта.
Быел да Каюмовларның кызлары — апалы-сеңелле Рәсимә, Рушания тормыш иптәшләре Дилфас, Владимир белән бергә урам көнен үткәрергә булдылар. Авылыбызның төп урамы булган Җиһаншин урамы — иң озыны, иң матуры.
Анда элек-электән колхоз идарәсе, фельдшер-акушерлык пункты, почта, кибетләр тезелеп киткән. Бөтен транспорт шул урамнан йөри.
Урам бәйрәме кичке якта сәгать дүрттә башланып китте. Авыл мәчетенә йөрүче мәктәп укучысы Рәсүл Хәялиев күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек итеп азан әйтте. Мәдәният йорты мөдире Талия Сәлахова иң беренче сүзне бәйрәмне оештыручы Рәсимә апага бирде. Ул әти-әнисен сагыну сүзләре белән искә алды, урамның өлкән буын кешеләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта бу урамда яшәүче тыл ветераны Рәүфә апа Фәтхуллинага 95 яшь тула, ирләр арасыннан иң өлкәне — Рәшит абый Биктаһиров.
Бәйрәм җыр-биюләр, викторина, уеннар белән кичкә кадәр дәвам итте. Яңгыр явып торса да, бер кеше дә өенә кайтып китмәде. Балалар өчен аркан тартыш, җепкә эленгән уенчыкларны күзне бәйләп кисү, конфет җыю, башка кызыклы уеннар оештырылды.
Безнең җирлек талантларга бай! Авылдашларыбыз Зөмәрә Абдуллина, Алена Петрова, Талия Сәлахова, Рузия Тимершина, Рәсимә апаның җырлавын алкышларга күмделәр. Гармунчыбыз Ильяс Гәрәевка рәхмәтләрдән башка сүз юк! Уеннарда, җыр-биюдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.
Урам бәйрәме тәмамлангач, барыбыз да табын артына утырдык. Берсеннән-берсе тәмле пироглар, бавырсак, тәм-том, яшелчә, җиләк-җимештән сыгылып тора иде ул. Авылдашлар үзләре дә буш кул белән килмәгән. Самавыр кайнап торды, аның чәенең тәмлелекләре!
Бер сүз белән әйткәндә, Олы Урсакның Җиһаншин урамында узган бәйрәм күңелләрдә җылы хисләр калдырды. Аны оештыручыларга мең рәхмәт!
Винера Зиннәтуллина,
ветераннар советы рәисе,
Олы Урсак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев