Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте
Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.
Исеме җисеменә шулкадәр туры килә аның, унынчы дистәсен ваклый башласа да, һаман да яшь күңелле ул. Олы Урсак авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Гөлсинә Иксанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан изге теләк тулы матур котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.
Бөек Ватан сугышы елларында "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен" дип, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән балалар һәм яшүсмерләрнең хезмәт батырлыгын берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел. Россия Президенты Владимир Путин юкка гына аларның барысына да, юбилейлары белән котлап, рәхмәт сүзләре язылган открыткалар җибәрми шул. Бөек Ватан сугышы башланганда әле тугыз яшендә генә булган Гөлсинә апага ул кадерле хатны, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген һәм Кайбычның 30 еллыгы медален башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина тапшырды.
- Сезнең буын кеше¬ләренә тормыш сынауларның иң катлаулысын җибәргән. Шулай да барлык авырлыкларны күмәк көч, тырыш хезмәтегез белән җиңеп чыга алгансыз. Тынычлык хакына яулаган җиңү өчен рәхмәт сезгә. Алдагы көннәрегез бары шатлык, куанычлар гына алып килсен, балаларыгыз туып-үскән нигезнең яме булып, якыннарыгызны сөендереп яшәргә язсын, - диде ул.
Әти-әни кочагында назланып, балачакның ямен татулар эләкмәгән шул аларга. Тамак туйганчы ашау да сугыш чорында татлы хыял булып кала биргән.
- Заманында авырлыкларны күп күрергә туры килде шул.Күпчелек яшьтәшләрем кебек, мин дә биш класс кына белем алдым. Унике яшемнән ат җигеп эшли башладым, - диде Гөлсинә Иксанова.- Яшем генә түгел, буем да кечкенә иде, ачлы-туклы да булгач, ат җигүләре бик кыен иде. Авыр эш күп эләкте инде. Ундүрт яшемнән Яшел Үзән шәһәрендәге хәрби заводта эшләдем, анда да җиңел булмады. Кияүгә чыккач, колхоз ашханәсенә урнаштым.
Олы Урсакның тырыш егете Исхак абый белән гаилә корып, 42 ел бергә матур тормыш юлын үткәннәр. Өч балага гомер, белем һәм матур тәрбия биргәннәр. Исхак абыйга Гөлсинә апа белән парлап оныкчыклар сөю генә насыйп булмый. Аның вафатына быел 22 ел булган.
Мөхтәрәм юбиляр да, балалары да бер-берсе турында яратып һәм горурланып сөйләде. “Аллага шөкер, баларым әни дип өзелеп тора. Өчесенең дә үз гаиләсе бар”, - дип сөенә Гөлсинә апа. Мәдинәләре Казанда яши, шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Мансурлары да башкалада. 20 ел ТР Президенты Аппаратында эшләгән, хәзер мәшгульлек үзәге директоры урынбасары. Мөнирәләре Каратунда балалар бакчасы мөдире.
- Әти белән әни безгә дөрес тәрбия биреп, тәртипле итеп, төгәллеккә өйрәтеп үстерделәр. Әни бер тапкыр әйттеме, ул кушканны үтисе, - диде Мөнирә апа. – Ул һәрвакыт әтиегез ни әйтер, әтиегездән сорагыз дип әйтә иде дә, бөтен әйберне үзе хәл итеп куйган була иде.
- Әтиебез бухгалтер булып эшләде, Ул да тыныч, акыллы кеше иде, - дип сүз алды Мәдинә апа. - Кычкыру, сүгенүне белмәде. Гел эштә булды. Шуңа күрә хуҗалыктагы эшләр күбрәк әни җилкәсенә төште. Ул – балта остасы да, пычак та кайрый, утын да яра. Иркә булып, җитеш тормышта үстек без.
Мансур абый исә әниле булу бәхете тагын озак елларга җитүен теләде:
- Әниебез исән-сау булып, безне һәрвакыт шулай шатланып каршы алсын. Туган йортыбызның ишекләре гел ачык булсын, - диде ул.
Авыл җирлеге секретаре Елена Петрова белән җирлекнең ветераннар Советы рәисе Венера Зиннәтуллина да юбилярга җылы теләкләрен җиткерде. Венера ханым Гөлсинә апаны караучы социаль хезмәткәр дә әле ул. Юбилярның балалары бик рәхмәтле аңа. Әниләрен үзләренә яшәргә бик чакырсалар да, Гөлсинә апаның гомер иткән нигезеннән әлегә китәсе килми. “Венера бертуганыбыз сыман, әнинең дүртенче баласы кебек. Ул булгач, күңелебез тыныч”- ди балалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев