Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак авылында яшәүче Зәкия һәм Таһирҗан Каюмовлар зөбәрҗәт туйга җитүнең серен чиште

Гомерләрнең алтын көзенә кадәр парлап атлаган матур гаиләләргә карап кем генә сокланмый икән? 60 ел бергә тигез булып гомер итү бәхетен бар кешегә дә насыйп итми шул ходай. Шул гомерне мәгъ­нәле матур итеп сынатмыйча яши белү – үзе бер мәртәбә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап озак еллар бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.

Бүгенге язмамның геройлары – 60 ел бергә парлап гомер итеп, быел үзләренең зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итүче авылдашларым Зәкия апа һәм Таһирҗан абый Каюмовлар.
Гаилә башлыгы Таһирҗан абый 1933 елның ноябрендә Олы Урсак авылында дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланганда, әле 8 яше дә тулмаган малайга тормышның ачысын, төчесен күп татырга туры килә. Әтисе Каюм ага сугыштан әйләнеп кайтмый. Сугыш чоры авырлыклары, юклык, әтисез ятимлек бик күп камчылый биш балалы гаиләне. Әниләре Майкамал апа, балаларны ач итмим дип, көн-төн бил бөгә. Балачагын каһәр суккан сугыш “урлаган” Таһирҗан абыйга, 4 класс белем алганнан соң, яшьли хуҗалык эшенә җигелергә туры килә. Ат белән чәчүен дә чәчә, күмәк хуҗалыктагы төрле эшләрдә катнаша. 
1937 елның гыйнварын­да күрше Чүкри-Алан авылында дөньяга килгән Зәкия апа, Таһирҗан абыйдан аермалы буларак, ятимлек ачысын күрмәсә дә, сугыш чорының һәм сугыштан соңгы авыр елларның бөтен михнәтләрен үз җилкәсендә татый. Алты класс белем алганнан соң, хуҗалык­та төрле эшләрдә катнаша.
Никадәр генә авыр еллар, михнәтле заманнар булса да, яшьлек үзенекен итә. Ул вакытларда да кичке уеннарда, аулак өйләрдә яшьләр танышып, күрешеп кавышканнар. Шундый кичке уеннарның берсендә калын толымнарын үреп салган чибәр, сылу Зәкия апаны күреп, Таһирҗан абыйның да күңелендә мәхәббәт уты кабына. Бу вакытта инде ул, өч ел Германиядә солдат хезмәтен үтәп, тракторчы – механизатор курсларын бетереп туган авылы кырларын иңли. Эшне озын-озакка сузмыйча, 1958 елның салкын гыйнварында яшьләр кавышып та куя. Бер-бер артлы мәхәббәт җимеш­ләре – 5 балалары дөньяга килә. Яшьләр төп нигездә яңа йорт җиткерәләр.
Ирле-хатынлы Зәкия апа һәм Таһирҗан абый Каюмовлар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаек­лы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар бар гомерләрен үз туган җирләренә багышлаган ватанпәрвәрләр.
Таһирҗан абый 23 ел МТЗ тракторында, бик күп еллар газовик булып намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. Шушы дәвердә күп кенә мактау кәгазьләренә, рәхмәт хатларына, бүләкләргә лаек була. 
Озын һәм намуслы хезмәт юлында Зәкия апа авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя. Сыер савучы булып та эшли, бригадта төрле эшләрдә хезмәт итә. Җәй саен бишәр-алтышар гектар чөгендер алып эшкәртә. Хөкүмәтебез аның хезмәтләрен дә күп кенә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, бүләкләр белән бәяли.
Берсеннән-берсе акыллы, уңган, миһербанлы балалар тәрбияләп үстергән Зәкия апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Төп йортта 34 ел бергә каенанасы Майкамал апа белән гомер кичереп, аны хөрмәтләп соңгы юлга озаталар.
– Бергә озак яшәүнең сере нидә? – дип сорагач...
Юкка-барга бәргәләнмәскә, сабыр булырга кирәк! – дип җавап бирә беравыздан Каюмовлар.
Бүгенгесе көндә Зәкия апа белән Таһирҗан абый төп нигездә, биш балаларының хөрмәтле әти-­әнисе, 10 оныгының һәм оныкчык­ларының яраткан дәү әнисе, дәү әтисе булып матур гомер кичерәләр.
Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер кичергән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә.
 

Фәния Нуриева, Олы Урсак авылы китапханәчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак авылында яшәүче Зәкия һәм Таһирҗан Каюмовлар зөбәрҗәт туйга җитүнең серен чиште