Олы Урсак башлангыч мәктәбендә уңыш җыю эшләре дәвам итә
Чираттагы эш көнендә мәктәп коллективы суган һәм сарымсак уңышын җыеп алуга һәм эшкәртүгә аерым игътибар бирде.
Барлык җыелган яшелчәләр җентекләп чистартылып һәм кыш буе бозылмыйча, сыйфатын югалтмыйча саклансын өчен, махсус әзерләнгән коры, яхшы җилләтелә торган урынга урнаштырылган. Мәктәп бакчасында, балалар һәм укытучыларның үз куллары белән үстерелгән бу экологик чиста яшелчәләр кышкы салкын көннәрдә мәктәп ашханәсендә укучыларның сәламәтлеген һәм иммунитетын ныгытуда зур роль уйныйчак. Сәламәт туклануны тәэмин итү белән беррәттән, мондый көзге кыр эшләре укучыларда кечкенәдән үк хезмәткә мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев