Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак мәктәбе укучысы “БикаФест” фестивалендә икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды

Районыбыз мәктәп¬ләрендә белем алучы укучылар республикада үткәрелүче бәйгеләрдә актив катнаша. Рөстәм Бикмуллин исемендәге XVII Республика яшьләренең музыкаль-поэзия фестивале сәләтле яшьләргә елдан-ел яңа үрләр яуларга ярдәм итә. “БикаФест” фестивале күп кенә йолдызларның старт мәйданчыгына әверелде.

Олы Урсак мәктәбе укучысы Ландыш Зиннәтуллина әлеге фестивальдә икенче елын катнаша. Узган ел ул анда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигырен сөйләп җиңү яулаган булса, быел Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең “Вәхшәт”ен сөйләп, икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Ул фестивальнең гала концертында да чыгыш ясады һәм “Шаян ТВ”да катнашу хокукын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев