Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак мәктәбе укучысы «Сәләт»тә ял итүе турындагы хатирәләр белән уртаклаша

«Сәләт» – ул яшәү рәвеше, ул минем якын дустым. Һәр ел саен анда баргач, яңа дуслар табам. Хәзерге көндә дә алар белэн сөйләшеп торам. Дусларым белән очрашканда, җан рәхәтлеге кичерәм. Алар белән очрашуны туган нигезгә кайту белән чагыштырам: әти-әниләр янында ничек рәхәт булса, «Сәләт»тә тапкан дусларым янында да шулай. Очрашуларны түземсезлек белән көтәм. Нинди аланда булуыбызга карамастан, барыбыз да дус яшибез. Әйдаман апа-абыйларыбыз да бик яхшы, аңлау­чан кешеләр. Кирәк чагында ярдәм кулы сузып, белмәгән әйберең булса, булышып җибәрәләр.

Форумда күңелле ял итеп, кызыклы мастер- классларда катнашып, шаккатыргыч сөрәннәр (кричалкалар) өйрәнәбез, зиһен һәм шәхесне үстерүче уеннарда катнашабыз, танылган спикерлар белән очрашабыз. ТР Фәннәр Академиясенең бүлек мөдире Зөфәр Шакиров, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының иң яшь капитаны Борис Белозеров белән очрашу кызыклы булды. «Сәләт» ветераны Таһир Насыйбуллин сәхнәдә уңышлы чыгыш ясау серләре белән уртаклашты. Безнен “Рухият” аланында Австралиядән килгән сәлкешләр дә бар иде. Алар күбесенчә инглиз телендә сөйләшә, татар телен аңлый. Австралиядән килгән сәлкеш­ләр белән инглиз телендә аралашу  күңелемә хуш килде. 
Минем «Сәләт»кә аяк басуыма инде өч ел була. Шушы вакыт эчендә күп кенә проектларында катнаштым. «Сәләт-Бөгелмә», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Оли­мп»­, Әнвәр Хәйри укулары конференциясе, М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең көзге һәм язгы сессияләрендә, Selet Bilyar Forum 2017нең 2 сменасында булдым.
Лагерьдан күтәренке кәеф белән кайтуымны сеңлем Ландыш та  кызыгып күзәтә иде. Бу елны аның да теләге чынга ашты – ул «Сәләт-Болгар» аланында ял итте. 
Безгә шундый мөмкинлек тудырган өчен әти-әниебезгә дә рәхмәтлебез. Менә инде өч ел дәвамында  алар  «Сәләт»нең Биләрдәге форумына килә. Ничек ял итүебезне күрәләр, беразга булса да, «Сәләт» дөньясына аяк басалар. 
Форумның төп максаты – сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади мөмкинлекләрен ачыклау платформасын булдыру, интелектуаль яктан белемнәрен ныгыту, спорт уеннарында катнашу. «Сәләт» лагеренда ял итүчеләр аланда үткән көннәрен һич онытмый.  «Сәләт» – ул икенче бер дөнья. Дустым, соңга калма, кушыл безгә! 

Чулпан Зиннәтуллина, Олы Урсак мәктәбенең 10 класс кучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев