Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак ямьләнә

Олы Урсак авылында яшәүчеләр өй туена әзерләнә. Биредә авыл җирлеге башлыгы һәм хезмәткәрләре өчен аерым бүлмәләрне, мәдәният йорты, китапханә һәм почта бүлеген үз эченә алачак өр-яңа күпфункцияле үзәк сафка басты. Аны киләсе атнада файдалануга тапшырачак­лар. Тантанага әзерлек эшләре тәмамланып килә инде: бина эчен юалар, тирә-юне­нә­ чәчәкләр утырталар.

Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллинны әлеге үзәк янында  очраттык. Ул Апастан алып кайткан петунияләрне утыртып чыкканнар иде. Авылга ямь бирүче әлеге матур бина тирәсе  хәзер аллы-гөлле чәчәкләргә төренгән.  Чәчәкләргә су сибүчеләр арасында авыл җирлеге башлыгы үзе дә  бар иде.
– Командир үз постындамы? – дип сорыйм аңардан, шаяртып.
– Әлбәттә, бар эшне дә бергәләп башкарабыз. Кызларга да эш җитәрлек. Күчереп утыртылган чәчәкләр бик нәзберек бит алар, бу кызуда гел су сибеп тормасаң, шиңеп китүләре бар, – диде ул. 
Шушы көннәрдә генә балалар мәйданчыгы төзелеше дә тәмамланган. Балалар аны үз итеп өлгергән инде.  Дөньларын онытып,  рәхәтләнеп уйныйлар. «Мәйданчык ошыймы соң?» дигән сорауга алар бертавыштан «Әйе!» дип җавап кайтарды. Бергәләп фотога да төштеләр. Шатлык­лары ихлас, алар чыннан да бәхетле! Алар өчен бигрәк әти-әниләре, дәү әниләре дә сөенә. 
 Авылның чисталыгына да игътибар иттем. Әнә капка төпләренә чүп-чар тутырылган  пакетлар  чыгарып куйганнар.Бүген аларны җыя торган көн икән. Габбас Зиннәтуллин әйтүенчә, график төгәл үтәлә. Шуны дәлилләгән кебек, төш вакыты якынлашканда, көнкүреш калдыклары җыючы машина да күренде, ул бөтен пакетларны төяп китте.  
Һәр атнаның чәршәмбесендә авылга сатучылар килә.Бу да халык өчен уңайлы, кирәкле әйберләрен алалар.
Габбас Габделхәевич әйтүенчә, авылдагы матур үзгәреш­ләр үзара салым программасы гамәлгә кергәч башланган. Җирле халык акча җыюга җаваплылык һәм ышаныч белән караган. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Кече Урсак авылындагы зират тирәсен әйләндереп алу өчен төзелеш материаллары кайтартылган, 80 метр араны тотасы калган. Күпфункцияле үзәкне кулланылышка тапшырганнан соң, аны тотып бетерәчәкләр. Олы Урсактагы Фадеев урамында 132 метр озынлыкта вак ташлы юл салынган, күпер дә ясыйсылары бар әле. Чүкри­-Аланга керү юлында су агу өчен урнаштырылган торбаны алыштырырга кирәк. Балалар мәйданчыгы турында яздык инде. Боларның барысы да үзара салым программасының матур нәтиҗәсе.  
Юлда Кайбыч юл төзү-ремонтлау участогы эшчеләрен дә очраттык. Алар, асфальт юлны кисеп, вак таш, ком һәм туфракның калынлыгын тикшерә иде. Апас «Татавтодор»ы филиалы җитәкчесе әйтүенчә, бу алга таба эшчәнлекне планлаштыру өчен кирәк.  Кыскасы, монда кайчан да булса яңа асфальт юл булачак. 
Авыл халкы җанлы тормыш белән яши. Төзелеш­ләр дәвам итә, игенчеләр уракка төште, укытучылар яңа уку елына әзерләнә. Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимешнең өлгергән чагы. Уңган киленнәр  кышка банкалар яба. Тормыш әнә шулай дәвам итә инде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев