Олы Урсакка яшь белгеч кайтты
Исламия Кәримова кечкенәдән үз алдына куйган максатларга ирешеп яши. Күңеленә берәр уй кереп ояладымы – бетте инде. Аны тормышка ашырмыйча туктамаячак. Медицина хезмәткәре булу да күптәнге хыялы була. Тырыш кыз барыбер үзенекен итә – Казан шәһәрендәге медицина көллиятен тәмамлап, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.
Әле кайчан гына Исламия, атта чабып, чаңгы ярышларында гел беренчелекне алып, газетабызга матур шигырьләрен юллап торучы укучы кыз иде. Кай арада үсеп буй җиткән дә, туган авылы Олы Урсакка кайтып, эшкә урнашкан?! Барысыннан да бигрәк, аның өчен дәү әнисе Фәния сөенәдер, мөгаен. Бердәнбер кыз оныгын шәфкать туташы итү аның да иң зур теләге була.
– Медик булып китүемә дәү әниемнең йогынтысы зур булды. Юк, ул врач та, шәфкать туташы да түгел. Медицинадан ерак һөнәр иясе – гомер буе пешекче булып эшләде. Авылыбызда гына түгел, тирә-якта да танылган аш-су остасы, – ди Исламия. – Озак еллар фельдшер булып эшләп, хәзер лаеклы ялдан булган хөрмәтле авылдашыбыз Асия апа Әхмәтҗанова үрнәгендә ул миндә бу һөнәргә мәхәббәт уятты. Әле дә хәтерлим, башлангыч класста укыганда, дәү әнием авыргач, безгә, зур сумкасын күтәреп, ак халатлы Асия апа килә иде. Килгән саен никадәр рәхмәт сүзе ишетеп китә. "Күрдеңме, кызым, Асия апаңның яраткан эше бар, авыр булса да, игелекле һәм дәрәҗәле һөнәр ул", – дип, аны гел мактап торды.
Шул чагында ук кечкенә Исламия алдына зур максат куя – мәктәпне тәмамлагач, медицина көллиятенә укырга керергә! Һәм керә дә.
– Һөнәремнең җиңел түгеллеген кечкенәдән аңлый идем. Шулай да, табиб һәм шәфкать туташларының һәрвакыт ап-ак халаттан йөрүе, өмет белән төбәлгән күзләргә яшәү көче бирүе күңелемә кереп калды, – дип дәвам итте Исламия Кәримова. – Әнием Кадрия 31 нче елын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Андый гаиләдә гадәттә бер бала булса да укытучылыкка бара. Һөнәренең авырлыгы гомерлеккә күңелемә уелып калды. Аның юлыннан китмим, дидем. Әтием дә, абыем да – мал табиблары. Белем бирүгә караганда, дәвалау үзенә күбрәк җәлеп итте.
Укуын уңышлы гына тәмамлап диплом алгач, шәһәрдә бер көн дә эшләми, туп-туры Кайбычка юл тота Исламия. Кешене авылдан чыгарып була, ләкин кешедән авылны – юк, дигәнне еш ишетергә туры килә. Урман-болыннарга, тереклеккә, мал-туарга җаны-тәне белән береккән Исламияне авылдан чыгарырсың, бар. Үз теләге белән районга эшкә кайта ул.
– Больницага барып, баш табиб Гөлнара Сафиуллинадан эш сорадым. Ул мине ачык йөз белән каршы алды. Туган авылыма өлкән фельдшер Гөлнара апа Борһанованың ярдәмчесе – шәфкать туташы итеп билгеләде. Узган елның беренче августыннан бирле эшлим. Авыр булса да, хезмәтем ошый, – ди яшь белгеч.
Исламия үзенә йөкләнгән вазыйфа турында да сөйләде:
– Без Олы Урсак, Чүкри Алан, Кече Урсак һәм Бушанча авыллары халкына хезмәт күрсәтәбез. Өлкән яшьтәгеләр күбрәк өйләренә чакырта. Кан басымы күтәрелү очраклары күп, – диде ул. – Төн уртасымы, көндезме – чыгып чабам. Правам бар, машинам әлегә юк. Авырулар чакырганда, өйдәгеләрнекен сорап торам. Заманча медпунктыбызда бөтен уңайлыклар да тудырылган. Балаларга прививкалар ясыйбыз. Мәктәптә еш булабыз. Укучыларны педикулезга (бет), чисталыкларын тикшерәбез. Вакцинация һәм ревакцинацияләр ясыйбыз. Күптән түгел яңа компьютерлар кайтты. Көндәлек эшне шунда теркәп барабыз.
Сәламәтлек сагында торучы буларак, Исламия актив яшәү рәвеше алып бара: чаңгы белән хәзер дә дус, бассейнга йөри, тимераякта шуа. Матур итеп җырлый, аш-суга да оста.
– Кухня – өйдәге иң яраткан урыным дисәм, һич арттыру булмас. Әни гел мәктәптә булды, кайтып керми дә диярлек. Өйдәге бөтен эшкә – аш-суга, чисталыкка-пөхтәлеккә, бәйләү һәм чигүгә мине дәү әнием өйрәтте, – дип искә алды язмам герое. – Пешерү дигәннән, студент вакыттагы бер кызык хәл искә төште. Пандемия чорында мин укыган көллият вакытлыча ябылгач, авылга кайтып киттем. Көн дә камыр ризыклары пешереп, өч-дүрт айда бер капчык оннан җилләр исте, ә үзебез ярыйсы гына түгәрәкләнгән идек.
Менә шундый уңган кыз ул. Мәкаләне укыгач, үзегез дә моңа инангансыздыр. Авыллар медицина хезмәткәрләренә кытлык кичергән чорда инициативалы, өметле яшь белгечнең авылга кайтуы – мактауга лаек. Исламиядән үрнәк алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев