Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Урсакта халык җыены узды

Күптән түгел Олы Урсак авылында халык җыены үтте.

 Җыенда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Җирлек эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Җирлек башлыгы Габбас Зиннәтуллин үз чыгышында җир һәм муниципаль милек, демографик хәл, мәгариф, кибетләр эшчәнлеге һәм башка өлкәләргә тулы анализ ясады. Үзара салым акчасына башкарылган эшләргә тукталды. Олы Урсак авыл җирлеге бу программага районда беренчеләрдән булып кушылды һәм зур чыгымнар таләп иткән эшләрне башкарган иде. Авылдан читтәрәк урнашкан Шылтыравык чишмәсеннән бөтен урамнарга да килерлек итеп суүткәргеч сузулары да моның матур нәтиҗәсе. Шуңа да авыл халкы үзара салым программасының файдасын үз мисалында ачык күрә.
– Быел җирлекнең барлык авылларында да үзара салым акчасына берәр урамга юл салу каралган. Чүкри-Аландагы Җәлил урамына – 260, Олы Урсакның Мәскәү урамына – 450,90, Бушанча авылындагы Совет урамында – 273,30, Кече Урсактагы Усманов урамына 550 метр озынлыкта юллар төзү күздә тотыла. Авыл җирлеге территориясенә кергән басмалар, чишмәләр, башня һәм зират тирәләрен тәртиптә тоту, юллар, чүп түгү урыннарын чистарту, суүткәргечләр, колонкалар ремонтлау һәм башка эшләр өчен җирлек бюджетында акча каралмаган. Шуңа күрә бу эшләрне үзара салым программасы нигезендә башкарабыз, – диде Габбас Зиннәтуллин.
Авылларда шәхси хуҗа лыкларда терлек асраучылар, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Җирлектә исәпләнүче 327 баш мөгезле эре терлекнең 155е – сыерлар. Газинур Моффазалов – 31 баш, Рәниф Хәйруллин– 12, Рәфыйк Зәйнуллин һәм Азат Сәлаховлар тугызар сыер асрый. Фирдүс Сираевның сигез сые ры, ике танасы, биш үгезе бар. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтнең литрын 24 сумнан җыялар, сөт тапшыручыларга акчасын айга ике тапкыр бирәләр, ягъни, 15 көн саен исәп-хисап ясап торалар. 2021 елда авыл халкы дәүләткә 531 тонна сөт тапшырган, бу 11 миллион 266 мең сум акча дигән сүз. Ә сыйфатлы ит сатудан 13 миллион 342 мең сум табыш алганнар. Бал, йон, тире, җиләк-җимеш, бәрәңге сатудан миллион сумнан артыграк табыш кергән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү программасы буенча сыер асраучыларга 640 мең 100 сум күләмендә субсидия бирелгән. Ит һәм сөт сатудан гына да 1 миллион 617 мең 400 сум керем алган гаилә бар. “Эше барның – ашы бар”, – дип юкка гына әйтмиләр шул.
– Минемчә, һәрбер авыл үзенә күрә бер дәүләт. Татар авыллары гомер-гомергә үзенең эчке тормышы белән яшәгән. Татар халкы өчен авыл барыбер төп нигез булып кала бирә. Кызганыч, авыллар картая, өлкән яшьтәгеләрнең саны арта бара, – диде чыгыш ясаучы. –Югыйсә, авылларны яшәтү буенча төрле программалар кабул ителә. Заманча гаилә фермалары төзү буенча да республикада зур эш алып барыла. Узган ел авылдашыбыз Илдус Сибгатуллин кече фермалар төзү программасына керде һәм ферма төзеде. Терлек асрауга игътибарны арттырасы иде, авылдашлар. Безнең әби-бабайлар хәзерге кебек беркайчан да кибеттән сөт, каймак, эремчек сатып алып яшәмәгән.
Быел үзара салым акчасына урам яктырткычларын ремонтлау, материаллар сатып алу, Ленин урамындагы күперне төзекләндерү, суүткәргеч челтәрен, авыл җирлеге чикләрендәге юлларны карап тору, янгын сүндерү машинасын, җиһазларны, депо бүлмә ләрен карау, зиратны чистарту, тәртипләү һәм башка мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә уйлыйлар.
Әле шушы араларда гына җирлек башлыгы Габбас Зиннәтуллин үзенең юбилеен билгеләп үткән иде. Апас районыннан килгән туганнары Олы Урсактагы гына түгел, райондагы матур
үзгәрешләргә соклануларын тантана кунаклары алдында горурланып сөйләде. Араларыннан берсе: “Соңгы елларда Кайбыч шулкадәр матурланды, аны танырлык та түгел. Үзара салым программасыннан нәтиҗәле файдалануыгыз мактауга лаек. Хәзерге вакытта авыл җирлекләре башлыклары безгә караганда күбрәк эшли. Габбас дуска кайчан шалтыратсаң да, ул һәрвакыт эш белән мәшгуль: әле юл кырыйлары чабалар, өмә үткәрәләр, суүткәргечтә өзеклек килеп чыккан... Димәк, җитмеш төрле һөнәрне үзләштерергә мәҗбүрләр”, дигән иде. Дөрес сүзгә җавап юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев