Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсакта туып-үскән якташыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарын онытмый

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар арасында минем дә туганнарым бар. Соңгы ике ел дәвамында аларның язмышлары турында мәгълүматлар туплау өстендә эшләдем. Интернетның чиксез мөмкинлекләре ярдәмендә, үзем дә өмет итмәгән кайбер фактларны ачыкладым. Нәтиҗәдә, туганнарыбызның язмышы турында бик аз беләбез икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Әниебез, Чүкри-Алан авылы мәчетенең мөәзине булып хезмәт иткән Сабирҗан бабаебызның кызы Галимәнең сугышта дүрт бертуганы һәлак булган. Шуларның иң олысы Шаһимәрдән Сабирҗанов хәбәрсез югалган. Кызганычка каршы, мин аның турында бернинди дә хәбәр тапмадым. Ә менә өч туганыбыз – Шакирҗан Сабирҗанов, Фазылҗан һәм Закирҗан Таҗиевлар, аларның хезмәт иткән урыннары, сугыштагы батырлыклары турында, хәтта каберләренең кайда булуын да ачыкладым. Алар җирләнгән туганнар каберлеге урнашкан шәһәр, район, авыл җирлекләре җитәкчеләренә, хәрби комиссариатларга һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгына үтенечле гариза-мөрәҗәгатьләремне җибәреп, каберләрендәге мемориал плитәләргә исем, фамилияләрен яздыруга ирештем.

ШАКИРҖАН
Абыем турындагы хатларга түбәндәге җаваплар килде:
1. Шакирҗан абый турында. Бәйрәм белән, Минхәйдәр Сөнгатович! Вәгъдә иткәнебезчә, сезгә Сабирҗанов Шакирҗан Сабирҗан улы күмелгән урыннан фото җибәрәбез. Һава торышы яхшыргач, якыннарыгызның исемнәре язылган плитәне стеллага беркетәчәкбез. Яңгырлар булу сәбәпле, бу эш кичектерелде.  Ихтирам белән, О.Н. Шарга.
Колтуши авыл җирлеге администрациясе, 11 май 2018 ел.

2. Хөрмәтле Минхәйдәр Сөнгатович! Хәерле көн! Изге теләкләрегез һәм котлавыгыз өчен рәхмәт! Сезнең хатыгызны барлык хезмәткәрләргә һәм җитәкчелеккә тапшырам. Килергә уйласагыз, алдан минем белән элемтәгә керегез, туганыгызның каберлеген үзегез генә таба алмавыгыз бар. Кунакка көтәбез. Хөрмәт белән, җәмәгатьчелек белән элемтә буенча баш белгеч Шарга Оксана Николаевна.
Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Колтуши авыл җирлегендәге туганнар каберлегендә Шакирҗан абыемның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән 2018 елның 9 маенда урнаштырылган мемориаль плитә.
Сабирҗанов Шакирҗан Сабирҗан улы, 1911 елгы, кызыл армияче, Татарстан АССРның Кайбыч районы Чүкри-Алан авылында туган. 1942 елның 28 августында госпитальдә вафат булган (521 нче бүлек, Медсанбат).


ФАЗЫЛҖАН
Калуга өлкәсе Киров районының Тягаево авылындагы туганнар каберлегендәге истәлек плитәсе. 2018 елның 9 маенда плитәгә якын туганыбыз, әниебезнең бертуган энесе, гвардия старшинасы, танкчы – Т-34 танкы механигы һәм йөртүчесе  Таҗиев  Фазылҗан  Сабирҗановичның фамилиясе язылган. Ул 1914 елда туган, 1943 елның 15 августында Төньяк фронтта Смоленск стратегик саклану операциясе барышында һәлак булган, «1 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнгән.   

Таҗиев Фазылҗанның батырлыклары турында “Кайбыч таңнары” газетасында 2017 елның 5 октябрь санында  язылган иде.


       
ЗАКИРҖАН
Ленинград өлкәсе Подпорожск районының Шеменичи авылындагы туганнар каберлегендәге истәлек плитәсендә кече сержант, 114 нче укчылар дивизиясенең 536 нчы укчылар полкы бүлеге командиры Таҗиев Закирҗан Сабирҗановичның исеме мәңгеләштерелгән. Ул 1921 елда туган, 1942 елның 17 апрелендә һәлак булган. Мәңгелек дан сиңа, кадерле кешебез. Синең белән горурланабыз!  
Ленинград өлкәсе Подпорожск районының Шеменичи авылындагы туганнар каберлеге. Безнең якын туганыбыз, әниебезнең  кече энесе, Таҗиев Закирҗан абый Сабирҗан улы монда күмелгән.

КАШАФ
Әтиебез Сөнгатулланың иң кече энесе Кашаф Зәйнуллин да яу кырында батырларча һәлак булган. Ул 1923 елда Олы Урсак авылында туган. 
Унсигез яшьлек Кашаф Карелиягә эшкә барган. 1942 елда ул Беломорский районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Мурманск юнәлешендәге 10 нчы укчы дивизиядә, гвардия өлкән сержанты була, аерым чаңгы батальоны миномет бүлеге белән җитәкчелек итә. 1942 елның 2 апрелендә сугыш вакытында гитлерчыларга 82 миллиметрлы минометтан ут яудыра, үлем чәчкән ноктаны һәм уннан артык фашистны дөмектерә. Батырлыгы өчен күкрәгенә ”Кызыл Йолдыз” ордены тагыла. Ә 1944 елның 7 октябрендә дивизия Петсамо - Киркенес һөҗүм операциясенә кушыла. 9 октябрьдә Титовка елгасы яры буенда дәһшәтле бәрелешләрдә Кашаф абый һәлак була.
2016 елда, бу сугышлардан соң 72 ел узгач, Кашаф абыйга бәйле мөһим  вакыйга булды. Мурманск өлкәсендәге Заполярный шәһәре эзтабарлары Кайбыч районында туган сугышчы Кашаф Зәйнуллинның исемле тәмәке савытын – портсигарын табалар. Эзтабарлар отрядының җитәкчесе Сергей Швецов интернет аша «Кайбыч таңнары» газетасы мөхәррире Луиза Сөнгатуллина белән элемтәгә чыга. Без, Зәйнуллиннар, туганнар белән киңәшләшеп, истәлекле табылдыкны – портсигарны 2017 елда 9 Май – Җиңү бәйрәме көнне Кашаф абыйның туган авылында, Олы Урсакта тантаналы митингтан соң мәктәп музеена тапшырдык. Район газетасы бу турыда язып чыккан иде инде.
Кашаф абыебыз Мурманск өлкәсенең Печенга районы, Лиинахамари – Никель шәһәрләре арасындагы олы юлның 29 нчы чакрымында урнашкан туганнар каберлегендә күмелгән. Мин аның истәлеген мәңгеләштерү максаты белән, әлеге каберлек мемориалындагы плитәгә исемен, фамилиясен яздырып беркетүне сорап, Россия Федерациясенең Оборона министрлыгына, Мурманск өлкәсенең хәрби комиссариатына, Печенга районы башлыгына мөрәҗәгатъ иттем. Нәтиҗәдә түбәндәге хатны алдым.
Хөрмәтле Минхәйдәр Сөнгатович! Печенга районы администрациясе, сезнең гвардия сержанты Зәйнуллин Кашаф Зәйнулловичның истәлеген мәңгеләштерү буенча мөрәҗәгатьне караганнан соң, истәлек плитәсенең ясалуы һәм 2018 елның 19 октябрендә Мурманск өлкәсенең Печенга районындагы туганнар каберлегендәге мемориалга урнаштырылуы турында хәбәр итә. Фотосын җибәрәбез.


 “Кайбыч таңнары” газетасын укучы   кадерле якташларым, редакция коллективы! Бу язмаларымны,  Бөек  Ватан  сугышында һәлак булган якын туганнарымның каберләренең фотоларын, үземнең көннәр-төннәр буе компюьтер алдында эзләнеп утырып табыштырган хезмәтемнең нәтиҗәләре дип канәгатьмен дә, һәм шулай ук бервакытта күңелемдә кызганыч,  моңсу хисләр дә кичерәм. Чөнки безнең туганнар үзләренең яшь гомерләрен Ватаныбыз, илебез өчен кызганмыйча сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калганнар. Без алар белән горурланабыз да, аларны кызганабыз да! Мәкаләмне сугыш корбаннары истәлегенә багышлыйм.

Минхәйдәр  ЗӘЙНУЛЛИН.
Казан – Олы Урсак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев