Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбыч авылында яшәүче Миләүшә Мисбахованы юбилее белән котладылар

Бүген Олы Кайбычта яшәүче Миләүшә Мисбаховага 60 яшь тулды.

Ул шактый еллар җитәкче урыннарда - башта район мәдәният бүлеге, аннары ЗАГС бүлеге начальнигы булып эшләгән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемнәреннән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
- Тырыш хезмәтегез, эшегезгә карата булган җаваплы карашыгыз сезгә куелган максатларга ирешергә ярдәм итте. Сез игътибарлы, кайгыртучан, ярдәмчел булдыгыз. Һөнәри осталыгыгыз һәм тырыш хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт әйтәбез, сәламәтлек, бәхет-шатлык, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телибез, - диде Алексей Макаров.
Миләүшә ханым үзенә күрсәтелгән ихтирам һәм игътибар өчен олы рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылында яшәүче Миләүшә Мисбахованы юбилее белән котладылар