Олы Кайбыч авылында яшүче Нуретдиновлар гаиләсен мәйдан түрендә бүләкләделәр
Быелгы Сабантуе Олы Кайбыч авылында яшүче Нуретдиновлар гаиләсенә икеләтә шатлык китерде: беренчедән, ел буена көтеп алынган милли бәйрәм килеп җитте, икенчедән, икесен дә мәйдан түрендә бүләкләделәр.
Бу гаилә район үзәгендә яшүчеләргә яхшы таныш. Аларның икесе дә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Рөстәм электр элемтәсе узелының алдынгы хезмәткәре, ә тормыш иптәше Халидә менә ничә еллар инде авылдашларына почта тарата. Хезмәтләрен яратып башкаралар, икесенә дә җаваплылык хас. Гаиләләре дә үрнәк аларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев