Олы Кайбыч егете армиядән кайтты
Әле узган көз генә армиягә киткән егетләр инде туган авылларына кайта да башладылар. Көткән кеше өчен озак булса да, бер ел вакыт сизелмичә дә узып киткән. Шул ук вакытта әле армиягә көзге чакырылыш дәвам итә. Кыскасы, берәүләр кайта, икенчеләре китә.
Хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Рушания Миңнуллина белән бергә редакциягә кергән хәрби диңгез пехотасы киемендәге Илнар Билаловны башта танымыйча тордык. Кызыбызның классташы булганга, безнең күз алдында үсте ул, класстагы иң шук, акыллы малайларның берсе иде. Армиядән кайткан егетнең һәр хәрәкәтенннән җитдилек сизелә, үзе дә олыгаеп киткән кебек, сүзләре дә мәгънәле, ә менә йөзендәге елмаю, ихласлылык, самимилеге шул килеш калган!
- Мурманск өлкәсенең Спутник поселогында урнашкан хәрби диңгез пехотасы гаскәрләрендә "Град" (БМ-21) комплексының наводчигы булып хезмәт иттем. Олы Кайбычтан Руслан Акмалов, Кошманнан Айдар Сафин белән бер җирдә хезмәт итү бәхете татыды миңа. Алар башка частьләр булсалар да, еш очрашып, аралашып тордык, чит җирләрдә якташлык хисләре аеруча нык була икән. Безнең частьтә Коми, Башкортстан якларыннан егетләр шактый иде. Төрле милләттән булган солдатларның үзара дуслыгы мактауга лаек. Казармада солдатлар өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Ял көннәрендә әти-әни, энем Алмаз, туганнар белән кәрәзле телефоннан сөйләшеп тордык. Хәзер армия сафларына чакырылачак егетләргә шуны әйтәсем килә: хәрби хезмәттән куркырга кирәкми, хезмәттәшләрең алдында башта ук үзеңне уңай яктан күрсәтсәң, командирларның боерыгын вакытында, төгәл үтәсәң, хәрби хезмәтнең бер кыенлыгы да юк. Мурманск өлкәсенең табигатен яраттым. Кышын анда бик салкын, Себер балкышын күзәтү үзе бер рәхәт. Җәйге чорда ак төннәр хакимлек итә, ягъни, төнлә дә бөтен җирдә яп- якты булуы гаҗәпләндерә иде.
Армиягә кадәр һөнәр үзләштергән егетләргә армиядә күпкә җиңелрәк булуын да әйтте Илнар.Тугызынчы класстан соң, Апастагы аграр көллиятенә укырга кереп, механиклыкка укуы нык ярдәм иткән аңа. Техниканы яхшы белгәч, хәрби техниканы да тиз үзләштергән. Хәрби хезмәт бурычын намус белән үтәгәне һәм частьнең 73 еллыгы уңаеннан ул часть командирының Мактау кәгазенә дә лаек булган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев