Олы Кайбыч хоккеена 26 ел
Олы Кайбыч авылында хоккей командасы оешуга быел 26 ел булды. Шул уңайдан "Кайбыч" боз мәйданында авылның хоккей ветераннары һәм яшь хоккейчылар арасында иптәшләрчә очрашу үтте.
Уен башыннан ук ике команда да һөҗүмгә күчте һәм кискен көрәш башланды. Ветераннар командасыннан Фәнил Миңнуллин беренче алканы кертеп, исәпне ачып җибәрде (1:0). Әмма яшьләр дә алардан калышмый: Ирек Зиадиев исәпне тигезләде.
Ирек көндәшләре капкасына тагын бер алка кертте. Ләкин өстенлек озакка бармады, Фәнил кабат исәпне тигезләде (2:2). Моңа җавап итеп, яшьләрдән Дамир Әүхәтшин өченче алканы кертүгә иреште. Озак та үтмәде, Фәнил кабат исәпне тигезләп куйды (3:3).
Өченче периодта көрәш тагын да кискенләште, уенчылар әле бер, әле икенче капкага һөҗүм оештырды. Ветераннар капкасын Рәзил Бәдретдинов сакласа, яшьләр капкасында Азат Хәбибуллин торды. Илдус Вәлиуллин яшьләр капкасына чираттагы алканы кертүгә иреште (4:3). Яшьләрдән Ирек Зиадиев кабат исәпне тигезләде (4:4). Бераздан Фәнил Миңнуллин үз командасын кабат алга чыгарды (5:4). Уенның соңгы минутларында Раил Нигъмәтов, алтынчы алканы кертеп (6:4,) үз командасынаҗиңү китерде.
Ике якның да капкачылары үз осталыгын күрсәтмәсә, исәп моның белән генә чикләнмәгән булыр иде. Яшьләре барса да, хоккей ветераннары ышанычлы җиңүтә иреште. Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин ветераннарга лаеклы алмаш әзерли алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев