Хәбәрләр
Олы Кайбыч кибетләрендәге азык-төлек продуктларының яраклылык вакыты тикшерелде
"Бердәм Россия"нең Кайбычтагы бүлеге партиянең "Халык контроле" проекты кысаларында Олы Кайбычтагы кибетләрдәге азык-төлекнең продуктлары яраклылык вакытын тикшерде.
Партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина редакциягә хәбәр иткәнчә, сәүдә нокталарында нигездә яраклылык вакыты гамәлдән чыкмаган сыйфатлы продукция сатыла. Әмма кибетләрнең берсендә куллану срогы чыккан җиде төрле продукциягә тап булганнар. Кибет вәкиле "Халык контроле" группасы утырышына чакырылган, аңа кисәтү ясалган. Хөрмәтле сатып алучылар! Кибетләрдә азык-төлек сатып алганда игътибарлырак булыгыз, яраклылык вакыты чыккан продукциягә тап булсагыз, тиешле урыннарга хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев