Хәбәрләр
Олы Кайбыч мәдәният йортында өлкәннәр өчен концерт куйдылар
Әлеге концертка район үзәгеннән генә түгел, авыллардан да өлкән яшьтәге абый-апалар килде.
Мәдәният хезмәткәрләре алар өчен кулдан эшләнгән бик матур чәчәкләр һәм котлау открыткалары ясаган. Ишектән керә-керешкә үк өлкәннәргә әнә шул бүләкләрне тапшырдылар. Алар өчен чәй табыны да әзерләнгән иде. Алга таба кунаклар бик матур концерт карады. «Салават» җыр театры менә инде өченче ел рәттән аларга матур җырларын бүләк итә. Быел да тамашачылар чыгышларын җылы кабул итте. Үзебезнең өлкәннәребез - Олы Кайбычтан Флёра Фатыйхова, Марс Нигъмәтҗанов, Олы Подберезьедан Наталья Быковага, әтиле-уллы гармунчылар Валерий һәм Сергей Михеевларга, Кече Мәменең «Палан» фольклор ансамбленә, «Авыл дэнс» бию коллективына, Олы Тәрбиттән Марина Тараканова һәм «Тәңкәләр» фольклор ансамбленә дә җыр-моң, биюләре өчен көчле алкышлар яңгырады. Әлеге чарада катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде, концерт куючыларга ихлас рәхмәтен ирештерде. Ул «Салават» җыр театрына Рәхмәт хаты тапшырды. Башкаладан килгән артистларның барысы да район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев