Хәбәрләр
Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова Мәскәүгә китә
Узган атнаның шимбәсендә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXVI конференциясе узды. Анда соңгы дүрт елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды."Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге сәркатибе итеп кабат Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны яшерен сайлау юлы белән биш елга сайладылар.
Әлеге конференциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Яшь гвардия» вәкилләре, Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатлар, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль Советы сәркатибе, Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Неверов һәм башкалар катнашты. Конференция делегатлары арасында партиянең Кайбычтагы җирле бүлеге секретаре Альберт Рәхмәтуллин һәм Олы Кайбычтагы беренчел бүлекчә секретаре Алия Биккулова да бар иде. Бу көнне партиянең 21-22 гыйнварда Мәскәүдә узачак съездына делегатлар сайладылар, анда Алия Биккулова да барачак. Конференциядә "Бердәм Россия"нең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина нәтиҗәле хезмәте өчен партиянең Үзәк башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев