Безнең «Музей эше» түгәрәге планына тәҗрибә уртаклашу юнәлешендәге чаралар да кертелгән. Шул максатта көзге каникулда Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин исемендәге Олы Подберезье мәктәбе музеена бардык. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова һәм музей җитәкчесе Екатерина Елисеева безне ачык йөз белән каршы алды. Белем йортында консультацияләр вакыты, коридорда тып-тыныч иде.
Туган якны өйрәнү һәм Хәрби Дан музее буенча экскурсия гаҗәпләнүләребезнең башы гына булган икән әле. Без авыл китапханәсендә булдык, анда Олы Подберезьеның тарихы, архитектура корылмаларының үзенчәлеге белән таныштык, мәдәният йортына да кердек. Безнең өчен авыл тормышын чагылдырган биләмә буйлап экскурсия дә үткәрделәр. Ул әле күптән түгел генә барлыкка килгән. Анда авыл йортлары, уеп ясалган агач капкалар, харчевня, рус мичләрен күрдек. Борынгы стильдәге әлеге корылмалар агачтан эшләнгән. Бу гаҗәеп матур урын авыл читендә урнашкан, ул авыл яшьләренең яраткан урынына әверелгән. Әлеге матурлыкны тудыручы - Олы Подберезьеда туып-үскән авылның чын патриоты, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Петр Чекмарев. Музей комплексын төзү әле дә дәвам итә.
Экскурсия барышында без күп кенә кызыклы мәгълүмат алдык, аның үзебезнең мәктәп музеен тулыландыруда ярдәме зур булачак. Соңыннан бер-беребезгә бүләкләр дә бирештек.
Кадрия Бикчәнтәева,
Зилә Сөнгатуллина,
Олы Кайбыч мәктәбенең «Музей эше» түгәрәгенең махсус хәбәрчеләре
Нет комментариев