Хәбәрләр
Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Ленара Гарапова иҗтимагый ярдәмче булды
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Ленара Гарапова Татарстан Республикасы Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Кайбыч муниципаль районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе булды.
Ноябрьдә узган Бөтендөнья Бала хокукларын яклау көнендә Казанда "Балалар иҗтимагый кабул итү көне" дигән республика проектының рәсми рәвештә ачылышы узды. Әлеге яңа проект Татарстанда яшәүче балалар, яшүсмерләрнең хокукларын яклау һәм тормышка ашыру өчен булдырылган. Бу проектта катнашучылар вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе статусын алды, алар үз районнарында балаларны кабул итүләрне оештыра, бала хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев