"Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми", - ди халык мәкале. Тик минем әйтергә теләгәнем һич тә тигәнәк хакында түгел. Ришвәтчелекне шул үсемлек белән чагыштыруым.
Мактанып әйтүем түгел, мин дүртле, бишле билгеләренә генә укыйм. Яхшы уку өчен, дәресләрне игътибар белән тыңларга, өй эшләрен төгәл итеп, җиренә җиткереп үтәргә, тырышып укырга кирәк. Беркөнне классташым инглиз теленнән өй эшен күчертергә сорады. "Бәясе - бер шоколад", дип тә куймасынмы?! Нинди халәттә калганымны белсәгез иде. Әйе, башта менә хәзер кулыма керәчәк тәмле шоколад кызыктырды. Аннан: "Болай эшләү дөрес буламы соң?" - дип уйладым. Классташым: "Син миңа гел шулай ярдәм итсәң буш итмәм," - дип тә өстәде. Шул сүзләрне әйтмәгән булса, өй эшемне күчерткән дә булыр идем бәлки. Тик тырыша-тырыша үзем эшләгән өй эшем кызганыч тоелды. Икенчедән, бер күчертергә бирсәм, яңадан үтенечен кире кагу кыен булачак. Шунда әниемнең: "Урманга кергәнче, чыгасыңны уйла", - дип әйткән сүзләре исемә төште. Өйдә әнием һәм апам белән бу турында сөйләшкәч, миңа тагын бер халык мәкален мисал итеп китерделәр: "Ишәк аңгыра һәм күндәм булганга, әзмәвердәй адәмнәрне сыртына атландырып йөртә". Юк, юк, аңгыра ишәк булып, өй эшен эшләргә иренгән дустымны сыртымда йөртергә җыенмыйм әле.
Мин сигезенче классны тәмамладым инде. Ришвәтчелек күзлегеннән караганда, бу очракта классташым - ришвәт бирүче, ә мин - ришвәт алучы булам түгелме соң? Халык мәкалендәгечә әйтсәк: "Тигәнәк үзенә тигән һәркемгә ябыша". Ришвәтчелек шуның ише хәлләрдән башлана түгелме соң? Әнием белән киңәшергә булдым. Ул миңа ришвәтчелекнең ришвәт бирү, эш урыныңнан, дәрәҗәңнән явыз ният белән файдалану икәнлеген әйтте. Ришвәт бирүче дә, аны алучы да Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы нигезендә бер дәрәҗәдә гаепле икән.
Әйе шул, халык әйтсә, хак әйтә: "Урманга адашам дип кермиләр". Классташым белән булган вакыйга бары тик балачак шуклыгы гына булып калсын, сабак булсын иде.
Илебезнең киләчәге безнең кулларда. Аның законнары мине якларга, сакларга тиеш дип уйлыйм. Нинди генә җәмгыятьтә яшәсәк тә, гомумкешелек сыйфатлары мәңгелек булып кала, намуслы, игелекле кешеләрнең дәрәҗәсе һәрвакыт югары булыр.
Без җәмгыять белеме дәресендә ришвәткә төрле билгеләмәләр бирдек. Бу сүзне мин түбәндәгечә аңлыйм: законсыз эшне эшләү өчен җитәкчегә яки бу эшкә бәйле кешегә акча түләү. Кызганычка каршы, ришвәт алучылар, бирүчеләр хакында гел ишетеп торабыз. Ришвәт белән бүләкнең, арттырып түләүнең чиген кем билгеләгән? Гадел законнар хакимлек иткән илдә яшәү үзебезгә бәйле. Урлау, талау, ришвәтчелек кебек ямьсез күренешләргә каршы закон сакчылары гына түгел, без бергә көрәшергә тиеш. «Тамчыдан күл җыела», дигән мәкаль бар. Җирдәге һәркем бу хакта уйлансын иде. Һәр кылган кырын эше өчен, кеше җавап тотарга тиеш дип уйлыйм. Кемдер судьялар каршында, ә кемдер намусы алдында…
Әле күптән түгел генә "Ак чәчәкләр" фильмын карадым. Әлеге әсәрдә төп геройларның берсе Әбүзәр Гиреевич үзен намуслы, гадел, әхлаклы врач итеп күрсәтә. Ул беркайчан сатылмый һәм акча өчен эшләми. Аның балаларына соңгы сүзләре дә болай яңгырый: «Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Харап булмагыз. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше врач була күрсен...». Барлык врачлар да Әбүзәр Гиреевич кебек булсын иде.
Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да баерак, тагын да ныклырак булыр! Матур киләчәк - үзебезнең кулда!
Укытучыларыбыз өй эшләрен бөртекләп тикшергән кебек, кабул ителгән законнарның үтәлешен дә тикшереп, тиешле кешеләргә билгесе куелсын иде. Без яхшы билге алу өчен тырышабыз бит. Сез дә көрәшегез, өлкәннәр! Минемчә, ул көрәш аз булса да бара. Чөнки бу хакта укып, ишетеп торабыз. Халкыбыз тикмәгә генә: "Ташбака адымы белән булса да алга баруың хәерле", - димәгән бит.
Нет комментариев