Олы Кайбыч мәктәбендәге “Җилкән” лагеренда күңелле чаралар көтә
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә 8 июльдән җәйге лагерьның икенче сменасы эшли башлый һәм анда 40 баланың ял итүе көтелә. Беренче сменада ял итүчеләр өчен лагерьда төрле чаралар үткәрелде.
Әлеге мәктәптә балаларда туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча җитди игътибар бирелә. Ял һәм хезмәт лагеренда ял итүчеләрне республикабызның тарихи урыннарын өйрәнү максатында Зөя утрау-шәһәрчегенә экскурсиягә дә алып бардылар. "Татарстан тарихы" буенча өйрәнгәннәрен үз күзләре белән күреп кайту аларга белемнәрен тагын да арттырырга мөмкинлек биргәндер, дип ышанасы килә. "Җилкән" сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләр җәйге эссе көннәрнең берсендә Апастагы бассейнда су коенып кайтты. Икенче сменада ял итүчеләрне дә күңелле чаралар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев