Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбыч мәктәбенең «Батырлык» хәрби-патриотик клубы слетта катнашты

Октябрь башларында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең «Батырлык» хәрби-патриотик клубы Татарстан Республикасындагы хәрби-патриотик клубларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XII ачык слетында беренче тапкыр катнашты. Әлеге чараның максаты - республика районнарында яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча уңышлы эшләүчеләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм аны башкаларга да кулланырга мөмкинлекләр...

Слет «Патриот» спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек буенча республика үзәге базасында үтте. Анда катнашучылар өч көн дәвамында күп төрле ярышларда көч сынашты. Алар Калашников автоматын тизлеккә сүтеп җыю, стройда йөрү, волейбол һәм мини-футбол буенча турнирларда, ГТО нормалары тапшыруда һәм тактик уеннарда җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәтте. Кайбыч клубы данын яклап, 14-16 яшьтәге дүрт кыз һәм алты егет чыгыш ясады. Алар «Батырлык» клубының эшчәнлеген ике номинациядә: «Медиавизитка» һәм «Визит карточкасы» электрон презентацияләре аша күрсәтте. Стройда йөрүдә дә, башка ярышларда да физик яктан әзерлекле булулары ачык күренде. Нәтиҗәдә, безнең укучылар өченче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Аерым алганда, 100 метрга йөгерүдә, биек турникта тартылуда беренче урынга, бер чакрымга йөгерүдә, 16 килограммлы гер күтәрүдә дүртенче урынга чыктылар.

Шәхси беренчелек өчен барган ярышларда Ирек Зиядиев 1000 метрга йөгерүдә, турникта тартылуда беренче урынга, Айнур Фатыйхов гер күтәрүдә икенче урынга лаек булды. Аркан тартышуда команда өченче, автоматка патрон урнаштыруда дүртенче урынны яулады. Башка клублар составына кадет мәктәпләрендә укучылар да керүенә карамастан, безнекеләр гомуми командалар исәбендә турнир таблицасының алтынчы баскычында урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбенең «Батырлык» хәрбипатриотик клубы слетта катнашты