Олы Кайбыч мәктәбенең тугызынчы класс укучылары EuroSkills-2016 һөнәри осталык буенча Европа чемпионы Вадим Поляков белән очрашты. Әлеге мәктәпне тәмамлаган егет белән очрашу укучыларга һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирү кысаларында оештырылган иде.
- Укучылар гади генә бер хакыйкатьне аңласын дидек. Ягъни, дөрес сайланган һөнәр - ул уңышның яртысы, тормыштагы зур шатлык, үз-үзеңнән канәгать булу, сәләтеңне тормышка ашыру, дигән сүз. Класс сәгатен оештырганда да шуңа басым ясарга булдык, - диде IX класс җитәкчесе Ләлә Гарәфетдинова.
Һөнәрләр сайлау темасына багышланган класс сәгатендә укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләде. Чыннан да? нинди һөнәр сайларга икән соң? Бу һөнәрнең киләчәктә синеке булачагын ничек аңларга? Әлеге төр эшчәнлеккә сәләтең туры киләме, аңа җәмгыятьтә ихтыяҗ бармы? Эше барның - ашы бар, дигән мәкальне дә бервакытта истән чыгарырга ярамый. Укучылар бу әйтемнең асылы турында да бик озак фикер алыштылар.
- Яшьтәшләребезнең күбесе һөнәр сайлаганда популяр һөнәрләргә өстенлек бирә. Аларның юрист, экономист, табиб буласылары килә... Кешенең яхшы булуын һөнәр билгеләми, әмма ул үз эшенең чын остасына әйләнергә тиеш,- дип уйлый Илсур Низаметдинов.
- Бар кеше дә юрист, экономист булып бетә алмый, алар болай да күп. Хезмәт базарында нинди һөнәрләргә өстенлек бирелә, шуларга игътибар итәргә кирәк. Җитәкчеләр белгечләрне эшкә алганда, сәләтле, тирән белемле кешеләргә өстенлек бирә. Эшче һөнәрен сайлаган Вадим Поляков теләсә кайсы эштә дә чын профессионал булырга мөмкин икәнлеген раслады. Һөнәре аңа уңыш кына китереп калмады, ә бөтендөньяга танытты, - диде мәктәп директоры Алия Биккулова.
Казанда яшәүче Вадим Поляков узган елның 1-3 декабрендә Швециядә һөнәри осталык буенча узган Европа чемпионатында алтын медаль яулап кайткан иде. Ул Европа чемпионы булды! Якташлары белән очрашуда бу һөнәрне ничек итеп сайлавы, тормышы, чит илләрдәге бәйгеләрдә катнашуы хакында сөйләде. Көзгә Абу-Дабига - Берләштерелгән Гарәп Әмирлеге башкаласына WorldSkills Competition эшче һөнәрләре буенча Дөнья чемпионатына җыена. Ярышта балта осталары, мобиль робот техникасы белән кызыксынучылар, барлыгы илледән артык төрле эшче һөнәре катнаша.
Бәлки, әлеге очрашу нәтиҗәсендә егет-кызлар кирәкле нәтиҗәләр ясап, киләчәктә һөнәри юлларын дөрес билгели алырлар. Аларга уңышлар телибез.
Нет комментариев