Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычка Россия Президенттыннан Рәхмәт хаты килде

Әле шушы араларда гына туксан яшьлек юбилеен каршы алган Хатирә әбине котлаучылар күп булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләгенә дә сабый балалардай куанды ул. Аның хезмәт юлын Хөкүмәт дәрәҗәсендә әнә ничек зурладылар бит! Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре...

- Хәзерге яшьләр өлкән буын вәкилләренә аеруча рәхмәтле. Чөнки авыр сугыш елларына туры килгән яшьлек елларыгызда сезгә бик күп кыенлыклар, ачлык, ялангачлыкны үз җилкәгездә татырга туры килгән. Шуңа карамастан, сынмыйча-сыгылмыйча, Бөек Җиңүне якынайту өчен бар көчегезне куйгансыз. Киләчәктә исән-сау булып, балаларыгыз, онык-онык­чыкларыгызның ихтирамын, игътибарын тоеп, озак еллар яшәвегезне телим, - диде Эльвира Заһидуллина.
Чыннан да, гомер юлы җиңелләрдән булмаган аның. Кече Кайбыч авылы кызы ул, колхозчы гаиләсендә үскән.
- Без гаиләдә дүрт кыз идек, мин, сеңелләрем Хәдичә, Гайшә һәм Фәүзия. Әтиебез ягыннан туганнарыбыз фаҗигале төстә һәлак булган, шуңа да аларның да дүрт кызы безнең гаиләгә килеп кушылды.Дус яшәдек, -дип тормыш юлы белән таныштырды безне әби. - Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа ундүрт кенә яшь иде әле. Авылдагы ир-егетләр фронтка алынып беткәч, колхозның бөтен авыр эше үсмерләр, хатын-кызлар, картлар җилкәсенә төште. Барлык яшьтәшләрем кебек миңа да ат белән җир сөрергә, урак урырга, урман кисәргә туры килде. Сугыш тәмамлангач, 1946-1952 елларда Мәскәү шәһәрендәге заводка урнаштым, ә аннан соң, Казанда сигез ел буена асфальт юллар төзелешендә эшләдем. Тормышның авыр­лыгына, юклыкка чыдар хәл калмагач, 1965 елда гаиләбез белән Төрекмәнстанга күченеп киттек. Анда да җиңел эш көтеп тормаган шул, асфальт җәйдем. Лаек­лы ялга чыккач, торак-коммуналь хуҗалыгында җыештыручы булдым, кибеттә эшләдем. Төрекмәнстанда чуалышлар башлангач, йортыбызны сатып, 2004 елда туган якка кайтып урнаштык. Хәдичә белән Гайшә сеңелләрем Төрекмәнстанда вафат булып калдылар. Сеңлем Фәүзия Гыйбадиева Олы Кайбычта яши.
Әңгәмәбезгә әбинең улы Фирдүс тә кушылды:
- Безнең әни физик көч таләп итә торган юл төзелешендә ирләр белән тигез эшләде. Әмма ул беркайчан да авырлыклардан зарланмады. Хәзер дә гел хәрәкәттә ул. Бакчада казынырга ярата. Мин үзем Кече Кайбыч авылында туып-үстем, сеңлем Роза - Төрекмәнстанда. Хәзер ул гаиләсе белән Казанда яши. Мин газ учас­тогында эшләп лаеклы ялга чыктым, тормыш иптәшем Сания балалар бакчасында тәрбияче булды. Икешәр бала тәбияләп үстердек. Хәзер әнинең дүрт оныгы, биш оныкчыгы, ике оныкчыгының да балалары бар инде.
Юбилее уңаеннан шулай зурлаганнары өчен барысына да рәхмәтләрен белдерде әби. Кеше гомере - бер мизгел, диләр бит. Әнә шул кадерле мизгелне үзеңнән соң якты эз калдырырлык итеп яшәргә кирәк. Хатирә әби безне әнә шулай дип озатып калды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычка Россия Президенттыннан Рәхмәт хаты килде