Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре Галия Кайбицкая исемендәге музейга экскурсиягә барды

Музей хезмәткәрләре өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче нәниләргә мәгълүматны файдалы, кызыклы һәм иң мөһиме алар аңларлык итеп бирергә тырышты.

Балаларны узган гасыр экспонатлары белән таныштырдылар, Кайбыч районы тарихы, Галия Кайбицкаяның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. "Миләшкәй" нәниләре якташыбызның җырларын да игътибар белән тыңлады. IX гасыр ахыры XX гасыр башы экспонатлары урын алган этнографик зал аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Музей буйлап тәүге экскурсия балаларга бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре Галия Кайбицкая исемендәге музейга экскурсиягә бар...