Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында Җир көне уңаеннан бәйрәм үтте

Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында кояш тирәли йөзүче гүзәл планета - җиребезнең туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр.

Бәйрәм узучы бүлмә, әйтерсең лә, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән яшел алан.Чәчләренә купшы бантиклар таккан кызлар яшел итәктән, малайлар да җәйге киемнән. Болында рәхәтләнеп уйныйлар,шая­ралар. Тәрбияче апалары Светлана Әүхәтшина әйтеп узганча, алар нәниләрне кечкенәдән үк табигатьнең чын дуслары итеп тәрбияләүне максат итеп куя. Салкын кыш айларында агачларга җимлекләр элүләре, табигатьтә ял итүләре турында газетабыз битләрендә даими язып киләбез.
- Без гүзәл җиребезнең туган көненә ныклап әзерләндек. Нәниләр өйләрендә җир, агачлар, табигатьне чагылдырган макетлар да ясап килделәр. Әти-әни­ләре белән бергәләп урманга барып, табигатьне күзәтергә дә җыенабыз әле, - диде ул.
Балалар Җир-Анабызга багышлап шигырьләр сөйләде. Табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Тәрбиячеләре белән бергә төрле биремнәрне башкардылар, «урман аланын» чүп-чардан арындырдылар. Сыерчык оялары да ясадылар, табышмаклар чиштеләр. Ахырдан бергәләп җиребезнең туган көненә "Ак калач" җырын башкардылар. Ә анда "Җир шары, чәчәк ат син тик бары", дигән сүзләр яңгырады. Безнең туган йортыбыз һәрвакыт чиста булсын, барыбыз да яшел байлыгыбызны саклыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында Җир көне уңаеннан бәйрәм үтте