Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта балалар мәйданчыклары төзеләчәк

Тиздән Олы Кайбыч авыл җирлеге урамнарында да балалар мәйданчык­лары барлыкка киләчәк. Үзара салым акчасына төзелүче бу мәйданчыклар биш урында булачак. Аларны кайсы урамнарга урнаштыруны авыл халкы белән бергә хәл итәләр. Әле шушы көннәрдә генә шундый сөйләшү өч катлы йорт янында узды.

Әлеге мәйданчыклар халык соравы буенча ачыла. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бу хакта халык җыенында да мөрәҗәгать иткәннәр иде. Кайбыч район булып оешкан елларда нигез салынган яңа поселокта узган сөйләшүгә шул тирәдә яшәүчеләр җыелган иде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барган әлеге очрашуда балалар мәйданчыгын алтын урталыкта - өч катлы йорт янында урнаштыру турындагы фикергә килделәр. Балалар мәйданчыклары Якты, Яшьләр, Октябрь, Совет урамы белән Яңа урамнары кисешкән урыннарда булачак. Халык белән очрашуда шулай ук урамнарның чисталыгы, көнкүреш калдыклары түгелүче контейнер тирәләрен тиешле тәртиптә тоту хакында да сүз алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта балалар мәйданчыклары төзеләчәк