Хәбәрләр
Олы Кайбычта шигырь яратучылар кичәсе узды. Фотолар
Балалар сәнгать мәктәбенә шигырь яратучылар катнашында "Шигъри тәлгәшләр" дигән кичә узды.
Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре үткәргән әлеге кичәгә районыбызның шигырләр иҗат итүче яшь һәм өлкән яштәге кешеләре чакырылган иде. Катнашучыларның иң өлкәненә 70 яшь булса, иң яшенә сигез иде. Талантларны барлау, аларның иҗатын үстерүгә ярдәм итү максатында оештырылган кичәдә алар үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде. Олы Кайбычтан Мәүлиха Айзатуллова, Кошманнан Сания Мотыйгуллина,Зөһрә Фәизова, Олы Урсактан Мөслимә Гәрәеваларның шигырьләре район газетасында да даими басыла. Мәктәп укучылары арасында да шигырь яратучылар күп. Татарстанда 2017 ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булу уңаеннан, үзәк китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗәнова шигърият бәйгесе игълан итте.
Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев