Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Кайбычта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында юл билгеләре куелды

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе узган ел районнарда балалар учреждениеләре янында урам-юл челтәрен тиешле тәртиптә тотуны, атап әйткәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү күрсәткәнчә, Олы Кайбыч авылында Шәүкәт Галиев урамында урнашкан урта мәктәп, Төзүчеләр урамындагы "Миләшкәй" балалар бакчасы янында тиешле юл билгеләренең булмавы ачыкланды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин әйтүенчә, ЮХИДИ идарәсе таләбе буенча узган ел алда әйтелгән урамнарга 184 мең сумга тиешле юл билгеләре урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында юл билгеләре куелды