Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Кайбычта үзара салым акчасы ярдәмендә биш балалар мәйданчыгы төзелде

Олы Кайбыч авылы урамнарында биш балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Хәзер нәниләр шунда уйнап рәхәтләнә, саф һавада сәламәтлекләрен ныгыта, спорт белән шөгыльләнә.

Әле шушы араларда гына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин урынбасары Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, шушы объектларның подрядчигы Роберт Сафиуллин белән берлектә мәйданчыкларны карап чыкты һәм уңай бәясен бирде. Аларның барысы да авыл халкы гозерен үтәү нигезендә сафка басты. Авыл җыенында яшь әниләр мәйданчыклар кирәклеге турындагы фикерләрен җитәкчелеккә җиткергән иде. Хыяллары тормышка ашты: балаларны кызыктырырлык итеп төзелгән уен урыннары барлыкка килде, спорт өчен дә шартлар бар. Алар үзара салым акчасы ярдәмендә төзелде. Башка авылларда да шул юл белән балаларга уен мәйданчыклары төзү мөмкинлеге хакында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта үзара салым акчасы ярдәмендә биш балалар мәйданчыгы төзелде