Хәбәрләр
Олы Кайбычтагы мәчетендә авыллардагы мәчетләрдә дин сабагы бирүче мөгаллимнәр катнашында җыелыш узды
Олы Кайбыч авылындагы мәчеттә авыллардагы мәчетләрдә дин сабагы бирүче мөгаллимнәр катнашында җыелыш узды.
Әлеге очрашуда мөгаллимнәрнең эшчәнлегенә бәя бирелде һәм укытуны Татарстан Диния нәзарәте программасына нигезләнеп алып барырга тәкъдим иттеләр.Дәресләрне авыл имамнары һәм аттестация узган мөгаллимәләр алып бара. Анда шулай ук "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча үткәрелгән викторинага һәм өлкәннәр арасында игълан ителгән Коръән уку бәйгесенә йомгак ясалды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин шәкертләре призлы урыннарга чыккан мөгаллимнәргә рәхмәтен белдерде. Көзге каникуллар вакытында мөхтәсибәттә оештырылган "Гыйбадәте Исламия"китабы буенча үткәрелгән викторинада Борындыктан Булат Хуҗин -беренче, Чүтидән Айдар Хәйретдинов - икенче, Олы Кайбычтан Ибраһим Гыйниятуллин өченче урынны яулады. Кыз балалар арасыннан Иске Чәчкабтан Әлфия Шаһиева - беренче, Газизә Гыйрфанова - икенче, Мөрәледән Миләүшә Гобәева өченче урыннарда. Әлеге чара Татарстан Диния нәзарәте һәм «Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне» фонды ярдәмендә оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев