Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Кайбычтан Әлфия Закирова: “Фашистларны җиңүдә әти-әниемнең дә өлеше зур”

Минем әтием Нәбиулла Сәмигулла улы Хәмидуллин да Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр яу кырында булган. Әткәй сөйләгән кайбер хатирәләр күңелемдә сакланып калган.

Әтием Олы Кайбыч авылында 1909 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Ул башлангыч класста гына белем алган, алга таба уку мөмкинлеге булмаган. 1941 елның 18 июлендә хәрби хезмәткә алына һәм 1945 елның ноябренә кадәр сугышта катнаша. Хәрби хезмәт юлын Төньяк-көнбатыш фронтында 96нчы гвардия укчылар полкында үтә. Латвияне азат итүдә катнаша. Сугыш кырларында повар булып, солдатларны ашатулары, ашарга җитмәве, еш кына пуля астында калулары турында сөйли иде. Полк байрагын камыр эченә яшереп саклап калганнар. Дошман пулясының, колак яфрагы яныннан үтеп китеп, арттагы солдатны үтерүе турында сөйләгәне дә истә. Үзе дә берничә тапкыр яралана. Ә 1943 елда аягы яраланудан контузия ала. Аягындагы кыйпылчыклар гомере буе үзен сиздереп торды, ахырдан бөтенләй аяксыз итте. Күз кабагында да бар иде кыйпылчыклар. Хәрби билетында да авыр яралануы турында язма бар. Өлкән сержант дигән хәрби звание алу дәрәҗәсенә ирешә. СССРның Югары Советы президиумы Указы белән "Батырлык өчен", "Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә. 1985 елның 14 мартында "II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденына лаек була.

Әтинең өйгә язган хатында түбәндәге шигъри юллар бар:

«Безнең тора торган җирләр

Кара урман арасы.

Латвия җире, болоталык (сазлык)

Ничек өйгә кайтасы?»

Бу шигырь юллары аннан калган блокнотта әле дә саклана.

Әти фронтта, ә әнкәй, ике балалы яшь килен, әби белән кала. Сугыш чорында хатын-кызларга эләккән авырлыкларны безнең әнкәй дә кичерә. 1941 елның кышкы салкынында Иске Чәчкаб авылы янында окоп казуда катнаша. Өйдә әбиләре булганнарны урманга агач кисәргә җибәргәннәр. Әбинең киңәшен тотып, ул окоп казырга китә. Физик яктан көчле булган, җилкәсендә үлән ташып, өйдәге терлекне бетермәскә тырышкан. Ә без әби белән урманга зәрдә үләне җыярга бара идек. Урманчы арбаларны җимерә, капчыкларны алып кала иде. Яз көне өшегән бәрәңге җыю, кичтән ашын пешерүләр бүген дә истә әле. Икмәк пешерү өчен ике чиләк бәрәңге уганыбыз хәтердә. Авыр эшләрнең нәтиҗәседер инде, әнкәй озак вакыт авырды, сәламәтлеге югалды, йоклый алмады. "Бу кул башларым нигә бу кадәр сызлый икән", - дип әйтә иде. Алты баласын әтигә калдырып китүенә дә инде менә 40 ел була.

Әтиебез Нәбиулла сугыштан исән-сау кайтты, алты бала тәрбияләп үстерделәр. Әнкәй эшкә бик булган кеше иде. Колхоздагы иң авыр эшләрне башкарган. Зур түгәрәк иләктән икмәк чистарткан, агач көрәк белән көшел очырган, эскерт куйган, үгез җигеп сукалаганда, сука башында да әнкәй булган. Менә ни өчен сызлаган аның куллары?! Бакчабыз зур: 40 төптән артык алмагач, бик күп карлыган, кура җиләге үсте. Аларның барысын да әткәй үзе карады, без аның ярдәмчеләре генә идек. Рәшәткәләрне дә кулдан үзе ясады, үзе төзәтте. Каен, өянкеләр күп үсте бездә. Иң сыйфатлы каен себеркесен бездән алалар иде.

Сугыш тәмамлангач, авылда зур бәйрәм булды. Авыл халкын җыеп, өстәл янында сыйладылар. Безнең өйгә дә кунаклар күп килде. Әтинең поварлык хезмәте ярады. Табын әзерләшкәне, күп итеп котлет пешергәне, өй сырасы кайнатканы да истә калган.

Кызганычка каршы, әти яшәгән чорларда сугыш ветераннарына игътибар хәзерге кебек түгел иде. Без, яшьләр дә, ул вакытта зур ялгышлык эшләгәнбез - алар сөйләгәннәрне язып калмаганбыз. Ә 1941-1945 елларда барган дәһшәтле сугышта илебезнең җиңүгә ирешүендә әтиемнең фронттагы батырлыгы, әниемнең тылдагы өлеше зур. Мин моның белән чиксез горурланам. Киләчәктә Ходай сугыш афәтләре күрсәтмәсен. Инде менә 70 ел буена тынычлыкта яшибез. Алга таба да тормышыбызга шөкер итеп гомер кичерергә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтан Әлфия Закирова: “Фашистларны җиңүдә әтиәниемнең дә өлеше зур”