Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Подберезье авылы егете Сергей Чекмарев солдат хезмәтеннән кайтты

Олы Подберезье авылы егете Сергей Чекмарев, солдат хезмәтен үтәп, Яңа елга туган авылына кайтып җитте. "Армия сафларында хезмәт иткәндә унике ай сизелмичә дә узып китте", - ди ул, елмаеп. Әмма моңа кадәр авылыннан бер генә көнгә дә аерылмаган егет шушы бер ел эчендә туган авылын, әти-әнисен, сеңлесе, энекәшен, авылдашларын сагынып...

- Мин Самара шәһәреннән ерак түгел Кряж поселогында, реактив артиллерия батареясендә хезмәт иттем. Кайбычтагы һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштерүем армиядә бик ярдәм итте. Чөнки хәрби техниканы өйрәнгәндә техник белем булу зур роль уйный. Форсаттан файдаланып, район халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, ил-көннәребезнең тыныч булуын телим. Һәр егетнең хәрби билеты булырга тиеш дип саныйм. Бу - ир-егетләргә яңа мөмкинлекләр ача, - ди Сергей.
Ватан сакчысы редакция­гә районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Рушания Миңнуллина белән бергә керде. Якташыбызның кулында Мактау кәгазьләре дә бар иде, димәк, намус белән хезмәт иткән. Часть командиры имзаланган характеристикасында да реактив артиллерия батареясе взводы идарәсенең разведка бүлегендә разведчик булып хезмәт иткән Сергейның үзен һәрвакыт уңай яктан күрсәтүе, югары теоретик һәм практик күнекмәләргә ия булуы, аны практикада уңышлы куллануы, үз-үзенә һәм иптәшләренә таләпчән булуы хакында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезье авылы егете Сергей Чекмарев солдат хезмәтеннән кайтты