Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге зур уңышлары өчен Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Елисеевага, башлангыч класслар укытучысы Татьяна Власовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге зур уңышлары өчен һәм мәктәпнең 180 еллык юбилее уңаеннан Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең математика укытучысы Татьяна Кальчева, география укытучысы Татьяна Малышева Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, физика укытучысы Наталья Николаева, математика укытучысы Нина Нагоркина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Тамбова министрның Рәхмәт хатына лаек булды.
Мәгариф өлкәсенә керткән өлешләре, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тынгысыз хезмәтләре өчен мәктәпнең 180 еллык юбилее уңаеннан Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова, башлангыч класслар укытучысы Наталья Кувшинова район башлыгының Мактау кәгазе, технология укытучысы Галина Карлина, китапханәче Тамара Морозова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Олы Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Полякова, мәктәпнең техник хезмәткәрләре Елена Сыраева, Лариса Кувшинова, машина йөртүче Сергей Кузенков мәгариф бүлегенең Мактау кәгазенә лаек булды.
Нет комментариев