Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Подберезье укучылары Чаллыга китте

Укучыларның юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләре "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә ачык күренә. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары арасындагы бәйге һәр елны Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үткәрелә. Аның максаты - балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбия­ләү, укучыларда сәламәт һәм куркынычсыз...

Унҗиде мәктәптән килгән командалар бу көнне һәрьяклап сыналды: каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрделәр, эрудитлар турнирында, иҗади, плакатлар бәйгеләрендә катнашты, һәлакәтләр вакытында беренче медицина ярдәмен дә күрсәттеләр. Әйе, укучылар хаклы: юл билгеләре күп нәрсә турында сөйли. Аларның һәрберсе тирән мәгънәгә ия һәм һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәр кеше: әтиме-әниме, абыймы-энеме, студент, укытучы, директор, профессор, министрмы - юлларда бик сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш.
Укучылар бәйгегә җитди әзерләнгән. Шәхси беренчелектә кызлардан Мәлки төп мәктәбеннән Карина Петуховага тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Олы Урсактан Фирүзә Газиева һәм Мәлкидән Милана Горшкова яулады. Малайлар арасында Олы Подберезье мәктәбеннән Дмитрий Чекмарев барысын да уздырды. Олы Урсактан Рүзәл Хәялиев, лидердан беразга гына калышып, икенче күрсәткечкә иреште. Өченче урын Борындыктан Данияр Гарәфиевка бирелде.
Жюри әгъзалары плакатлар бәйгесе җиңүчеләрен аерым билгеләп үтәргә булдылар. Аларга Борындык мәктәбе командасының плакаты аеруча ошады. Бәрлебашы һәм Иске Тәрбит мәктәпләренә икенче- өченче урыннар бирелде.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, командалар арасында иң күп балл туплап, Олы Подберезье мәктәбе командасы җиңүгә иреште. Олы Урсак мәктәбе командасы - икенче, мәлкилеләр өченче урында.
- Мәктәпләр командаларының бәйгегә ничек әзерләнүе бүген ачык күренде. Шуннан чыгып, һәр мәктәп үзенә нәтиҗә чыгара ала. Узган елларда "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә катнашучыларның быел күбесе алышынган. Аларны югары баллар алырлык итеп, яңадан әзерләгә кирәк. Бәйгенең җинүчесе - Олы Подберезье урта мәктәбе командасы райо­ны­быз данын яклап 23- 26 май көннәрендә Чаллы шәһәрендә узучы "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесенең рес­публика этабында чыгыш ясый, - диде мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин призлы урыннарны яулаган укучыларга, командаларга бүләкләр тапшырганнан соң.
Теләкләр бер: юлларда гомерләр өзелмәсен, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезье укучылары Чаллыга китте