Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбит үзешчәннәре Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылды

Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы булган Зөя утрау-шәһәреннән туристлар бер дә өзелеп тормый. Әле шушы араларда гына анда Олы Тәрбит авылындагы "Миләшкәй" керәшен фольклор ансамбленә йөрүче үзешчәннәр булып кайтты.

Бу ансамбльдә җырлаучы әби-апалар белән анда урта буын вәкилләрен үз эченә алган "Тәңкәләр" ансамбленә йөрүчеләр дә барды. Чүти авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Василий Уткин әйтеп узганча, әлеге сәяхәт барысында да җылы тәэсирләр калдырды. Экскурсовод аларны шәһәрнең беренче төзелмәләре - Троицк чиркәве, Николай чиркәве, Успенск чиркәвенә алып барган. Зөя утрау-шәһәрчеге Казан ханлыгы белән көрәштә шәһәр-ныгытмасы һәм терәк пункты буларак 1551 елның маенда төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбит Зөя утраушәһәрчеге