Олы Урсак - райондагы иң зур авыл җирлекләренең берсе. Чүкри-Алан, Бушанча, Кече Урсак авыллары да керә анда. Үзара салым акчасының файдалы булуын үз мисалларында яхшы беләләр. Әлеге программа эшли башлаган елны ук үзара салымны өчәр мең сумнан җыеп, авылны чиста су белән тәэмин итү проблемасы хәл итте алар. Хәзер «Шалтыравык»...
Су - яшәү чыганагы, аннан башка тормыш юк. Чишмәләр, елга-күлләрнең барысын да тәрбияләп торырга кирәк. Олы Урсакта да, үзара салым акчасын кулланып, авылдан ике чакрым ераклыкта урнашкан чишмәне чистартканнар. Анда кар сулары агып төшмәячәк хәзер. Халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен запас насос алып куйганнар. Ленин урамындагы күперне һәм юлны ясаганда да үзара салым акчасын файдаланганнар. Җиһаншин урамындагы юлны төзекләндерүдә дә шул акчаның ярдәме тигән.
Чүкри-Алан зираты тирәсендәге чүп-чарны түгеп, өрәңге агачларыннан чистартканнар, җирен эшкәртеп, люцерна чәчкәннәр. Бу авыл һәм Кече Урсак зиратларында баганалар утыртканнар, аны профнастил белән әйләндереп, чүп-чар контейнерлары өчен мәйданчык ясаганнар. Җирлектәге биш зиратка да әнә шундый берәр контейнер урнаштырганнар. Барлык авылларда да урам яктырткычларын ремонтлауда, Кече Урсак зираты тирәсен сетка белән әйләндереп алуда да үзара салымны кулланганнар. Бушанчада бу акчага кибет янындагы чишмә төзекләндерелгән.
- Ул чишмәне утыз ел элек эшләткән идек. Корылмасы да тузган, суы да кимегән иде. Авыл халкы аны төзекләндерүне сорады, -диде авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин. - Апас районыннан алып кайтып бура куйдык. Бетон плитәләрне ачып, чишмәнең чыганагын чистарттык. Идәннәрен такта белән ясадык. Корылмасы бар иде, аның түбәсен профнастил белән яптык.
Искиткеч шәп килеп чыккан бу чишмәне үз күзләребез белән күреп, хәзер инде су краннан агып, керне автомат машина чайкап торса да, аңа кызыгып кайттык. Кизләүләргә йөрүчеләр хәзер дә бар шул әле. Бушанча чишмәсенең дә файдасын күрәләр икән. Лаеклы ялдагы Нина Потапова да шуларның берсе.
- Әлеге чишмә безнең янда гына. Өебезгә су кергән булса да, шунда чыгабыз. Чөнки суы бик тәмле, шәһәрдә яшәүче балаларыбыз да тутырып китә, -диде ул. - Без генә түгел, башкалар да йөри ул чишмәгә. Улаклары да кер чайкау өчен уңайлы итеп эшләнгән. Кизләүне Олы Урсак егетләре төзекләндерде. Эшләрен намус белән башкардылар. Аларга да, җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәт.
- Безнең авыл җирлеге, районда беренчеләрдән булып, август аенда ук референдумда каралган барлык эшләрне төгәлләде. Үзара салымның әһәмиятле булуын аңлап, аны үтәүдә теләктәшлек күрсәткән җирлек халкына рәхмәтемне белдерәм, - диде Габбас Зиннәтуллин.
Үзара салым программасы әнә шулай юллы да, утлы да, сулы да итә. Авылның тормыш-көнкүреше өчен мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм чарасы ул.
Нет комментариев