Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Урсак балалар бакчасына киләсе елга зур ремонт ясатмакчылар

Кичә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Урсак мәктәбенең яңа уку елына әзерлеге белән танышты. Урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, мәктәп директоры Рамил Нуриев катнашында узган бу очрашуда мәктәп тирәсен төзекләндерү хакында сүз барды.

Мәктәп бакчасын да карадылар, аның шау чәчәктә булуын уңай бәяләделәр. Күршедәге бинада башлангыч класслар белем ала, балалар бакчасы да шунда урнашкан. Быел анда агымдагы ремонт ясала. Район башлыгы 1989 елда төзелгән бу бинаны район киләсе елга республика программасы буенча ремонтлату мәсьәләсен күтәрәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак балалар бакчасына киләсе елга зур ремонт ясатмакчылар