Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак кызы республика конкурсында беренче урынны яулады

Таулар серле. Алар биек. Таулардан биеклеккә, үргә омтылыш, үзәннәрдән -и ркенлек,киң күңеллелек,челтер чишмәләрдән самими эчкерсезлек күчә микән шул якта-таулы, үзәнле төбәктә яшәүчеләргә. Әйтүе кыен .Ә менә Олы Урсак авылында туып-үскән кечкенә булса да төш кенә, дип әйтерлек Ландышка туган төбәгендәге табигатьнең холкы, һичшиксез, күчкәндер. Чыннан да йомшак күңеллелек, шигъри җанлылык,...

Һәр балада нинди дә булса яхшы сыйфат була - бары тик аны күрә белергә генә кирәк.Фикеремә өстәп шуны әйтәсем килә, бала күңелен аңлау кирәк. Шул чакта ул синең игътибарыңа җавапсыз калмаячак. Безнең Ландыш коллективның җаны, әйдәп баручысы, искиткеч ярдәмчел кыз.Тәртибе булса, укуы да була,-дип әйтәләр андыйлар хакында. Ландыш барлык фәннәрне "4" һәм "5" ле билгеләренә генә үзләштерә. Тулаем "5"кә генә укырлык мөмкинчелеге дә бар. Дәресләргә даими әзерләнеп йөри. Сыйныф җитәкчесе буларак, мин аның өй эшләрен үтәмичә,берәр уку-язу әсбабын оныттым,өйдә калган,-дип әйткән чагын хәтерләмим.
Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә төрледән-төрле бәйгеләр булып кына тора. Ландыш район күләмендә уздырылган барлык чараларда да актив катнашып, Мактау кәгазьләре,д ипломнар белән бүләкләнде. Күп кенә конкурсларда беренчече урынны алды. З нче сыйныфта укыганда "Без бергә!" балалар халык иҗаты "Народный дуэт" номинациясендә дә җиңү яулаган иде. Узган елны оештырылган "Йолдызлык-2016" фестивалендә районда "Чёрный кот" җыры белән җиңеп, зона турына узды һәм Апас районы сәхнәсендә дә чыгыш ясау бәхетенә иреште, диплом белән дә бүләкләнде.
Рәсем ясауга кулы ятып торганлыгы турында ничек әйтмисең ди?! Мәктәп, район яки республика күләмендә уздырылган рәсем конкурслары да безнең Ландыш катнашыннан башка узмый диярлек. Беренче сыйныфта укыганда ук "Минем өем-минем республикам" республика конкурсының муниципаль этабында диплом белән бүләкләнсә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Этот День Победы"исеме астында узган район конкурсында өченче урынны алып, грамота белән бүләкләнде. Быел да октябрь аенда республика күләмендә үткәрелгән "Алтын көз" номинациясендә катнашты, әлегә нәтиҗәсе билгеле түгел. Ул һәр рәсеменә күңел җылысын салып ясый. Фикерләү сәләтен үстерү,иҗат хыялын баету шушыннан башлана да инде.
Аның бер матур сыйфаты турында сөйли башласаң, икенчесе баш калкыта.Ландыш биюгә дә бик оста. Күбәләктәй очып, сикереп-сикереп ,хыялланып бии ул.Кайбер укучыларга бию элементларын бик күп тапкырлар кабатларга туры килсә дә, Ландышка бер тапкыр күрсәтү,әйтү җитә.
Җыр-моңга да гашыйк кыз ул. Рус телендә дисеңме, татар телендә, хәтта инглиз телендә дә җырлап бирергә әзер. Алда әйткәнемчә нинди генә бәйрәм булмасын,аның катнашыннан башка узмый. Быел районда узган "Көзге уңыш"-2017 ярминкәсендә дә мәктәп данын яклап чыгыш ясап кайтты һәм Мактау кзгазенә лаек булды.Булганнан бар да була! дип сөенеп әйтәсе генә кала.
Укучыларның бәйгеләрдә катнашуы һәм призлы урыннар алулары мактаулы күренеш. Ул балалардан зур әзерлек һәм белем таләп итә. Иҗади эш белән шөгыльләнү аларның логик фикерләү сәләтен үстерә. Дәрес аралыгында гына мондый уңышка ирешеп булмавы сер түгел. Ландышның әнисе Венера һәм әтисе Габбас Зиннәтуллинның да өлеше зур монда. Алар бергәләшеп картиналар галереясына, музейларга, театрларга йөриләр. Алай булмаса, ике ел рәттән "Мәдәни көндәлек"не тутырып җиңүче була алыр идеме икән?! Әле шушы араларда гына Казанда узган "«Бикафест» музыкаль-шигъри фестивалендә шигырь сөйләп беренче урынны алып кайтты һәм диплом белән бүләкләнде. Сыйныф җитәкчесе буларак ,укучымның әлеге уңышларына чын күңелемнән шатланам һәм горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев