Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Урсак мәктәбе укытучысы – хезмәтеннән тәм табып яшәүче шәхес

Бергә уйнап, бер сукмактан киләчәккә атлаган балачак дуслар, алар турында матур истәлекләр, иң изге, иң саф хатирәләр булып, күңелнең ерак түрләрендә саклана. Бу хисләр еллар узган саен онытылмый, киресенчә, күзгә күренмәс нәфис җепләргә уралып ныгый бара. Андый дуслар белән очрашулар балачакка, яшьлеккә алып кайтып бәхетле мизгелләр бүләк итә. Олы Урсак...

Кечкенәдән үзенең энесеңелләренә, тирә-күршедәге балаларга дәрес биреп, гаиләдә бәйрәмнәргә "гәҗит" чыгарып, концертлар куеп үскән кыз, cигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесына юл ала.Укытучы һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшенеп кулына диплом алгач, туган авылы - Апас районының Әҗем башлангыч мәктәбендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Бер елдан соң Олы Урсак сигезьеллык мәктәбендә яратып өлгергән эшен дәвам итә. Зифа буйлы, мөлаем карашлы "матур апа" мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләрне мәгърифәт дөньясына алып китә, хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтә, тәрбияле булырга өнди. Эшли башлавының беренче көннәреннән үк үз һөнәренең остасы икәне сизелә аның. Люзия Фәритовна балаларны ихлас ярата, аларның чын дустына, икенче әниләренә әйләнә, кирәк чакта назлы сүзләр әйтеп юата, шелтәле карашы белән кисәтә дә белә.
Яшь укытучының иҗади эшләвен, оештыру сәләтен күреп, мәктәп җитәкчелеге аны башта пионервожатый, озак та үтми директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп билгели. Бу җаваплы вазыйфаны бар күңелен биреп егерме ел буе башкара ул. Әлеге вакыт эчендә нинди генә чаралар, бәйрәмнәр үткәрелми. Монда ул үзе автор да, режиссер да, костюм, декорацияләр әзерләүче дә. Район, республика күләмендәге чараларда катнашып мәктәп данын якласа, балаларда әдәплелек, үзара ярдәмләшү, өлкәннәргә хөрмәт кебек күркәм сыйфатларга нигез сала.
Утыз ел гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлап үз эшенең чын остасына әйләнгән Люзия Фәритовна бүген татар балаларын рус теленә өйрәтә. Ул - үз фәнен тирәнтен белүче бүгенге көн укытучысы.Үз фәне аша яңа технологияләр нигезендә укучыда тормышта үз урынын табарга ярдәм итәрлек сыйфатлар: уй-фикерләреңне тыңлаучыга аңлаешлы итеп җиткерә белү, фаразларыңны дәлилли алу, дөньяда, илебездә бара торган вакыйгаларга бәя бирә белү кебек күнекмәләр, рус телендә дөрес һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләре формалаштыруга күп көч куя. Укучылары белән берлектә район, республика күләмендәге проект, конкурс, конференцияләрдә катнашып нәтиҗәле урыннар яулый. Һәр этабы ныклы әзерлек белән үткәрелгән мавыктыргыч дәресләренең, исәпсез - хисапсыз өстәмә эшләренең нәтиҗәсе буларак, аны укучылары ел саен бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләр белән сөендерә. Ул -сыйныф җитәкчесе. Һәр укучыны заманга лаеклы, тәрбияле, мөстәкыйль фикерле шәхес итәргә тырыша. Төрле гаиләдә тәрбияләнгән, холык-фигыльләре төрле булган балаларны бер максат, бер омтылыш белән янарлык итеп оештыра белә. Сәнгатьтә дисеңме, укудамы, спорттамы -аныкылар гел беренче. Люзия Фәритовна еллар буе туп­ланган тәҗрибәсен коллегалары белән дә теләп уртаклаша. Районыбызның рус теле укытучыларын белем бирүнең яңа стандартларын тормышка ашыру серләренә төшендерә. Хезмәтен генә түгел, хезмәттәшләрен дә хөрмәт итүче педагог мәктәп һәм балалар бакчасы проф­союз оешмасын җитәкли. Һәркемнең шатлыгын да, кайгысын да уртак итә белә, һәркемнең гозеренә игътибарлы, проблемаларын уңай хәл итү ягында. Үзеннән киңәш сорап килгәннәрне беркайчан да кире какмас, һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
Укытучы - универсаль кеше, дип юкка гына әйт­миләрдер ул. Балаларны тел һәм матур әдәбият дөньясына әйдәүче иҗади шәхес сәнгать дөньясында үз кеше. Авыл җирлегендә куелган бер генә спектакль, бер генә концерт та Люзиядән башка узмый, аның моңлы итеп җырлавын күпләр көтеп ала. Бик күп сабыйларны олы тормыш юлына әзерләп озатып калучы мөгаллимә гаиләсе, балалары белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Тормыш иптәше Исмәгыйль белән үзләре кебек кешелекле, тырыш, һәр яктан килгән ике кыз үстерделәр. Психолог һөнәрен сайлаган Алсу кечкенәдән үк биюче буларак сәхнә тотса, медицина көллиятендә белем алучы Энҗе әнисе кебек үк җыр-моңга гашыйк. Өлкәннәргә дә, балаларга да ихтирам өстенлек иткән гаиләдә туып-үскән кыз тирә-күршеләренә, якыннарына да һәрчак игътибарлы. Аларның рәхмәтләрен ишетеп, хөрмәтләрен тоеп яши.
Рус язучысы Антон Чеховның "Укытучы - артист, рәссам, үз эшенә кайнар мәхәббәт белән караучы кеше ул!" дигән сүзләрен үз язмышы, яшәеше белән раслаучы авылдашыма гомеренең һәр көненә сөенеп, хезмәтеннән ямь табып яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсак мәктәбе укытучысы – хезмәтеннән тәм табып яшәүче шәхес