Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Олы Урсакта чаңгы ярышлары үтте

Олы Урсак урта мәктәбенең чаңгы юлларында район мәктәпләренең 5-9 һәм 9-11 класслар укучылары арасында шәхси-команда беренчелегенә ярышлар үтте. Көннең чагыштырмача салкын булуына да карамастан, анда бик күп спортчылар, җанатарлар катнашты. Тау­лы-чокырлы урында урнашкан чаңгы юлына бу көнне 16 мәктәптән 68 егет һәм 45 кыз чыкты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр дә ачыкланды. 5-9 класс егетләре арасында иң яхшы нәтиҗә белән трасса хуҗаларыннан Рушан Биктаһиров финиш сызыгын беренче булып үтте. Борындык төп мәктәбе укучылары Алмаз Шиһапов һәм Фәнил Ганиев икенче-өченче­ урыннарны яулады. Кызлар арасында Иске Тәрбит урта мәктәбеннән Нина Николаева барыннан да көчлерәк булып чыкты. Ә икенче-өченче урыннар кабат Борындык мәктәбе укучыларында: Алсу Шиһапова һәм Адилә Хөснетдинова финишка тигез килде.
10-11 класслар укучылары арасында Олы Урсак урта мәктәбеннән Ранис Хәялиев җиңү яулады. Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Зильмир Гашыйгуллин белән Илсур Низаметдинов икенче-өченче урыннарда. Кызлар арасында Олы Урсактан Исламия Кәримова - беренче, Иске Тәрбиттән Диана Блинова һәм Диана Иванова икенче-өченче урыннарны алды.
Командалардан 5-9 класслар арасында Борындык төп мәктәбе укучылары (тренер Хәмзә Юнысов) ышанычлы җиңүгә иреште. Олы Подберезье урта мәктәбе командасы (тренер Валерий Савинов) икенче урында. Өченче урынны Олы Урсак урта мәктәбе командасы (тренер Илназ Абдуллин) яулады. 9-11 класслар командалары арасында Олы Урсак мәктәбе укучылары иң яхшысы булды. Пьедесталның икенче баскычына Иске Тәрбит урта мәктәбе командасы (тренер Юрий Зайцев), өченче баскычка Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы (тренер Ленар Сибгатуллин) күтәрелде.
Юрий Михайлов,
район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсакта чаңгы ярышлары үтте