Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Урсакта Габделхәй Зиннәтуллин призына чаңгы ярышы узды

Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар буена Олы Урсакта авыл Советы рәисе, колхоз рәисе булган Габделхәй Зиннәтуллинның рухы шаттыр: нигез ташларын ныклап салган, үзеннән соң яхшы нәсел дәвамчылары калдырган. Ул үстергән балалар, аның кебек, туган җирен, халкын ярата, намус белән эшли.

- "Хезмәткә - хөрмәт!" Әтиебезнең безне үстергәндә еш кабатлый торган сүзләре иде бу. Үзе дә гел эштә булды, безне, балаларын да, гел хәрәкәттә булырга кирәк дип, эшкә өйрәтеп үстерделәр. 2002 елда бакыйлыкка күчте ул. Әниебез исән-сау, - диде Казанда яшәүче улы Гомәр.

- Ә минем дәү әтидән алган төп сыйфатым - җаваплылык, - дип сүзгә кушылды Түбән Кама шәһәреннән кайткан эшмәкәр оныгы Марат. - Бу миңа тормышымда бик нык ярдәм итә.

Олы Урсакта әтиләре Габделхәй Зиннәтуллин призына быел җиденче тапкыр узган чаңгы ярышында таныштым мин алар белән. Гомәр абый Казандагы төзелеш оешмасы җитәкчесе. Кошман, Олы Кайбыч, Кушкүл, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит авылларындагы ветеран йортларының кайберләрен аның төзүчеләре салган. Хәйриячелек канына сеңгән: авыл халкы өчен Коръән ашлары да уздыра, зират тирәсен төзекләндерүдән дә читтә калмаган, сугышта һәм аннан кайткач һәлак булганнарның якты истәлегенә куелган һәйкәлгә дә солдатларның исемен ул яздырган. Төп нигездә яшәүче энесе Габбасны авыл җирлеге башлыгы буларак беләбез.

Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уза торган чаңгы ярышына төрле мәктәпләрдән яшь спортчылар гына түгел, ә сугыш ветеранын якыннан белүче өлкән буын кешеләре дә килгән иде.

- Габделхәй абый белән бер чорда аның кул астында эшләдек. 50 еллык стажы булган шофер мин. Кайберләребез аннан 10-12 яшькә кечерәк булса да, ул безне яшьти дип йөртә иде. Колхозыбыз гел алдынгы булды. Балалары аның истәлегенә шундый чаралар үткәреп дөрес эшли. Яшь чагымда үзем дә чаңгыда шуарга ярата идем. Без укыганда мәктәптә чаңгысы да юк иде әле аның. Сугыштан соңгы авыр еллар иде бит. 1953 елда Олы Кайбычта 6 ай радиотелеграфист булдым. Олы Урсак белән ике араны кышын чаңгыда уза идем, - дип искә алды яшьлек елларын Таһир Әхмәдиев.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, ярышны оештыручы Зиннәтуллиннарга рәхмәтен белдереп, башка төбәкләрдә дә алар үрнәгенә кушылучылар күп булсын иде, дигән теләген җиткерде.

Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән бу ярышта кубок һәм төп призны Федоровское мәктәбе укучылары яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - Олы Урсак һәм Борындык чаңгычылары.

Зиннәтуллиннарның күңелләре киң - бүләкләрне җиңүчеләргә генә түгел, ярышта катнашкан бөтен балаларга да өләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Урсакта Габделхәй Зиннәтуллин призына чаңгы ярышы узды