Олы Урсактагы балалар бакчасы ремонтына депутат югары бәя куйды
Халыкара балаларны яклау көнендә Олы Урсак авылында, капиталь ремонттан соң, "Чулпан" балалар бакчасы кабат үз ишекләрен ачачак. Анда 25 бала йөри.
Төзүчеләр эшне тиз тоткан: әле мартның сигезендә генә башланып киткән ремонт инде төгәлләнгән, сабыйларны кабул итәргә әзер. Авылга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең "Балалар бакчалары - балаларга" проектының Татарстандагы координаторы Рауил Рәхмәтуллин биредә нәниләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылуына соклануын белдерде. Уен, йокы бүлмәләре балкып тора, иске агач тәрәзәләр урынына пластиктан эшләнгәне куелган, санузел эшли, идәннәре җылытылган, шушы көннәрдә генә җиһазлар да кайтып җитәчәк.
- Кайбыч - үсеш юлында, аның киләчәге матур, федераль һәм дәүләт программаларыннан нәтиҗәле файдаланасыз. Бүгенге көндә республикада модульле фельдшер-акушерлык пункт лары, мәгариф, мәдәният объектлары төзү, ремонтлау, юллар салу, чис та эчәр су белән тәэмин итү кебек социаль юнәлештәге утызлап программа бар. Аларның барысы да Президентыбыз ярдәмендә тормышка ашырыла, - диде Рауил Шәйдәүләтович. - «Бердәм Россия» партиясе бу юнәлештә актив эшли, әйдәп бара, ә инде балалар бакчалары буенча координатор буларак, кайда ремонт, кайда яңасы кирәклеген ачыклыйбыз, эш барышы белән танышабыз. Хәзерге вакытта республикада 110 балалар бакчасы ремонтлана, аның өчен бер миллиард 624 миллион сум акча бирелгән, җиде бакча төзелә, шуның өчесе Казанда булачак, чөнки анда 15 мең балага балалар бакчасы җитми. Безнең бурыч - 7 яшькә кадәрге балаларның барысын да мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе белән тәэмин итү. Чөнки белем бирүнең нигезе нәкъ менә биредән башлана. Сез, республикада беренчеләрдән булып, ремонтны тәмамлап, объектны файдалануга тапшырырга җыенасыз.
Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, "Чулпан" мәгариф объектларына (мәктәп ләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт программасы буенча яңартылды, ремонт җиде миллион сумга төшкән. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров депутатка гозерен җиткерде. Республикада мәктәп ашханәләрен ремонтлау программасы эшләп китәчәк. Олы Урсак мәктәбе, балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан, ашханә уртак, аңа ремонт кирәк. Әгәр дә шушы программа буенча республикадан акча бирелсә, яңа уку елына ашханә дә ремонтланыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев