Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч укучылары аулак өйгә җыелды

Районның татар фольклор коллективлары һәм мәдәният хезмәткәрләре “Пушкин картасы” кысаларында мәктәп укучыларына һәм аларның укытучыларына әнә шундый күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.

Олы Кайбыч мәдәният йортында үткән “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара аулак өй форматында узды һәм барысы да чын аулак өйдәгечә булды: сәхнә нәфис сүз, җыр-бию белән гөрләп торды. Укучылар үзләре дә, “Түбәтәй”, “Яулык” уеннарында катнашып, бүләкләр алды. “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзекне, “Орчык бәйрәме” күренешен дә, башка чыгышларны да кызыксынып карадылар. Элек-электән аулак өйләр сый-нигъмәтсез үтмәгән, бүгенгесендә дә кунаклар тәмле коймактан авыз итте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, бай эчтәлекле концерт оештырганнары, халкыбызның гореф-гадәтләрен барлап, аларны үсеп килүче яшь буынга җиткерүләре өчен, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев