Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды

Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.

Ул балалар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.
“Миләшкәй” быел 27 баласын мәктәпкә озатты. Аларны котларга дип район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да килде.
- Әти-әниләрегез, тәрбиячеләрегез белән бергәләп, бүген тормышның тагын бер баскычыннан атлыйсыз, алда сезне мәктәп бусагасы көтә,- диде Альберт Рәхмәтуллин. - Балалар бакчасында сез күп нәрсәләргә өйрәнгәнсез. Нинди бәхетле, матур балалар сез!Яхшы билгеләренә генә укыгыз!
Балаларның шигырь сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләренә сокланмый мөмкин түгел. Аларның белемнәрен Көз кызы, Убырлы карчык, хәтта Кыш бабай да сынады. Сынатмадылар! Үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Бу исә аларның тәрбияче апалары Рания Гомәрова һәм Язгөл Фатыйхова канаты астында бакчада ныклы әзерлек алуларын кат күрсәтте. Балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина, сабыйларга, ак юл теләп, белем ачкычын тапшырды, бүләкләр бирде. Илсинә Хәялиева әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен әйткәндә, барысының да күңелләрне нечкәрде. Бер төркем әниләр балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләргә җыр бүләк итте.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм зәңгәр күккә шарлар очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев