Озак еллар Кошман авылында терлекчелектә эшләгән Әкрам Гайнетдинов: “Гармунлы авыл күңелне гел үзенә тартты”
“Сагындым авылымны”, дип җырлаучылар, “Туган яксыз яши алмыйм”, дип шигырь язучылар шактый. Ләкин шул өзгәләнүчеләр арасында кендек каны тамган җиренә яңадан кайтып яшәүчеләр генә аз. Ә менә авылдашыбыз Әкрам абый Гайнетдинов, моннан шактый еллар элек, биш ел шәһәр һавасы сулаганнан соң, кабат туып-үскән Кошманына кайтып төпләнә. Авылын яратуын җыр белән дә, шигырь белән дә түгел, тырыш хезмәте белән исбатлый ул.
Терлекчелек тармагындагы озак елларга сузылган намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Әкрам абый район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатына лаек булды. Ихлас теләкле әлеге хатны юбилярга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да котлау сүзләрен ирештерде.
- Чын күңелдән юбилеегыз белән котлап, сезгә исәнлек-саулык телим. Шушы матур йортыгызда тормыш иптәшегез белән тигезлектә, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән озак еллар парлап яшәү насыйп булсын, - диде Фәния Петухова.
Әкрам абый тормыш иптәше Гүзәлия апа белән иркен, матур йортта гомер итә. Уллары Алмаз белән кызлары Рузалиянең үз гаиләсе, үз тормышы. Лилия Сафина үз котлавында Гайнетдиновларның тырыш гаилә булуын әйтте.
- Әкрам абый, син гомерең буе авыр хезмәттә эшләдең. Фермадагы эш кул хезмәте белән башкарылган заманнарда да сынатмадың, - диде ул. - Сау-сәламәт килеш шушы юбилееңа килеп җиткәнсең. Тормыш иптәшең Гүзәлия апа белән тигезлектә картаерга язсын.Тырыш кеше кайда да тырыш була, өендә дә, гаиләсендә дә. Гомер буе күпләп терлек тоттыгыз. Башкаларда бер сыер булганда да, сез өчне асрадыгыз. Балаларыгыз да үзегез кебек тырыш кешеләр. Улыгыз хәләл кибет ачты, авылыбызга сәүдә хезмәте күрсәтәсез. Алмаз һәр ел саен Сабантуй үткәргәндә дә ярдәм итә.
Әкрам Гайнетдинов 11 балалы гаиләдә туып үсә. Бүгенге көндә аларның алтысы гына исән-сау. Ишле гаиләдә төрлесе булгандыр: күңелле чаклар да, кыенлыклары да. Ләкин Әкрам абый, җор телле, мәзәкчән кеше буларак, зарланып тормады, тормыш юлын сөйләп китте.
- Ундүрт яшемнән хезмәттә булдым мин, - диде ул. - Ат көтүе көтүдән башлаган идем. Аннары салам эскертләдем, ат җигеп, колхоз эшенә киттем. Армиягә кадәр фермада хезмәт куйдым. Хәрби хезмәтне Үзбәкстанда үттем. Аның иң матур шәһәрләрен – Бохараны, Сәмәрканд, Нәваи, Зарафшанны күреп кайттым. Армиядән соң, өйләнгәнче биш ел “Агрохимсервис”та шофер булып эшләдем. 1984 елда Гүзәлия апагыз белән гаилә кордык. Алмаз тугач, Ульяновск өлкәсенә күченеп киттек. Биш ел яшәгәннән соң, яңадан Кошманга кайттык. Элек-электән гармун уйнап, клубта концертлар куя идек. Авылда бер мәҗлес, бер бәйрәм дә миннән башка узмагандыр. Әнә шул гармунлы авыл күңелне гел үзенә тартты. Терлекне, дөрестән дә, күп асрадык. 1997 елда шушы йортыбызны салып чыктык. Аны өлгерткәнче, малларның баш саны 17дән дә ким булмады. Корган тормышыбызның рәхәтен күрергә насыйп булсын.
Әнә шулай үз җирендә солтан булып яшәүче Әкрам абыйга барлык уй-хыялларының да кабул булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев