Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч ягы музеенда совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел тулуга багышланган патриотик чара узды

15 февральдә совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 36 ел тула.

Нәкъ менә бу көнне әфган сугышының тәмамлануы билгеләп үтелә. 10 елга якын дәвам иткән сугыш 15 меңнән артык совет солдатының гомерен ала. Алар арасында Кайбычның да дүрт асыл егете бар. Бу көн — Россия Федерациясендә туган ил чикләрендә үз бурычларын үтәгән сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләү көне.

Әлеге дата уңаеннан Кайбыч ягы музеенда патриотик чара узды. Әфганстанда һәлак булган райондашларыбыз, хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан якташларыбыз белән таныштыру, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәбе укучылары, яшь армиячеләр катнашты. Музей директоры Илдар Шакиров аларны әфган сугышы тарихы белән таныштырды, яу кырында ятып калган кайбычлылар турында мәгълүмат җиткерде. 

Очрашуга мөхтәрәм кунаклар да чакырулы иде. Алар — сугышчы-интернационалистларның Кайбыч районындагы оешмасы җитәкчесе, үзе дә әфган утын кичкән Фират Миңнуллин, Борындыкта туып-үсеп, хәзер Казанда яшәүче әфганчы якташыбыз Рафил Мингалиев, шушы авыл егете, әфган сугышында һәлак булган Рамил Мөхәммәтҗановның апасы Наилә Гыйззәтуллина, «Яшь амиячеләр» хәрәкәтенең җирле штабы начальнигы Роза Насыйбуллина. Кунаклар әфган сугышына бәйле хатирәләре белән бүлеште, ил-көнебезгә тынычлык теләде. Укучыларга әлеге утлы вакыйгалар турында видеороликлар да күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев