Паркның дәвамы булачак
Район үзәге – Олы Кайбыч авылы елдан-ел үсә, матурлана. Анда төрле социаль объектлар, парклар төзелә, төзекләндерелә.
Билгеле булганча, узган ел «Пятерочка» кибете янындагы чокырда бик матур парк төзелгән иде. Быел ул паркны тагын да дәвам итәчәкләр. Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Юлия Журавлева, «Вика» төзелеш фирмасы директоры Фәнис Хәйруллин, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Әхмәтов, булачак паркны проектын ясаучы Илдар Миңлемөхәммәтов, ГИСУдан куратор Радик Галәветдинов эш фронтын карадылар. Монда үскән өрәңге һәм башка агачларны кисеп, җәяүлеләр өчен тимердән эшләнгән кичү, шул кичүдә утырып ял итү өчен берничә җиргә эскәмияләр куелачак. Чокыр кырыйлары тигезләнеп газон үләне чәчеләчәк, чокыр кырыйлап матур койма тотылачак. Әлеге төзелеш эшләре федераль бюджеттан финансланачак.
Альберт Илгизәрович проект ясаучыларга төрле өстәмәләр кертү, торак-коммуналь хуҗалыгына андагы агачларны кисү бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев