Петр Тараканов, Чүти авыл җирлеге башлыгы: 16 июньдә Троицага һәм Олы Тәрбит авылы көненә чакырабыз!
“Кадерле авылдашларым, районыбыз авылларында яшәүче керәшеннәребез!
Арулармысез, карендәшләрем! Сезнең барыгызны да ата-бабаларыбыздан ук килүче Троица бәйрәме белән кайнар котлыйм.Әлеге бәйрәм борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала, зират кыла. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Бу атнаның якшәмбесендә Олы Тәрбитттә ике бәйрәм бергә үткәрелә. Троица бәйрәме һәм 405 еллык тарихы булган авыл көне уза. Ярминкә дә гөрләячәк, чөнки йөз еллап элек Казан губернасы губернаторы авылыбызда ярминкә үткәрү турындагы указга кул куйган булган. Без ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, буыннардан-буыннарга җиткререргә тиешбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч көннәр телим.”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев